Президент журналистлар белән очрашты

2003 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Татарстанга Россия, БДБ, Балтыйк буе илләренең, Германия, Болгариянең массакүләм мәгълүмат чараларыннан 48 журналист килде. Алар Казанның истәлекле урыннары, мәдәни, социаль-икътисадый тормышы белән таныша. Аннары алар үзләре күргәннәре һәм ишеткәннәре белән газеталарда язып, радио аша сөйләп һәм телевидениедән күрсәтеп дөньяны таныштырачак.

Журналистларның бу гамәлиятен халыкара журналистлар берлекләре конфедерациясе оештырды. Ул мәгълүмати кырны берләштерү, конфедерацияне гамәлгә куюда катнашучы илләрдәге тормыш белән җәмәгатьчелекне объектив таныштыру өчен зур тырышлык куя. Татарстан Журналистлар берлеге дә конфедерацияне гамәлгә куючыларның берсе булып тора.

Халыкара журналистлар берлекләре конфедерациясе генераль секретаре Ашот Джазоян әйтүенчә, чит илләрдәге коллегаларыбыз Татарстанга бару тәкъдимен бик теләп каршы алды, чөнки Казанның булачак юбилее һәм республика үзе аларда зур кызыксыну тудыра. Дүрт көнлек программаны үтәү барышында журналистлар предприятиеләрдә, уку йортларында булачак, руханилар белән очрашачак, Республика көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашачак, "1000 яшьлек Казан - тынычлык культурасы шәһәре" дигән темага "түгәрәк өстәл" уздырачак.

Кичә Президент Сараенда аларны Президент Минтимер Шәрипович Шаймиев кабул итте.

Гадәттә һәр очрашу алдыннан Президентның нинди дә булса бер сюрпризы була Бу юлы ул сүзен очрашуга җыелган журналистларның дисциплиналы булуларына гаҗәпләнү белдерүдән башлады Хезмәтенә бәрабәр рәвештә чынлап та хәрбиләрчә тәртип белән аерылып тормаган журналист халкы өчен мондый комплимент көтелмәгәнрәк булып чыкты һәм алар, соңыннан әйтүләренчә, Президентка шундук гашыйк булдылар.

Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда Татарстанга аяк баскан кеше, беренче мәртәбә буламы ул анда, икенче, өченче тапкыр киләме, баштарак ниндидер сагаю, шикләнү, ышанмау хисе кичерә һәр нәрсәне реаль бәяләргә, тормышның караңгы якларын да күрергә өйрәнгән журналистлар бигрәк тә.

Кунаклар халыкара журналистлар берлекләре конфедерациясе делегатларының Казанда булу программасын төзүчеләр зирәклек күрсәтеп, алдагы көннәрдә аларны төрле дини конфессияләр вәкилләре һәм Казанда яшәүче милләтәшләре, ватандашлары белән очраштырган. Шуңа да алар Президент белән очрашуга шактый әзерлекле килгәннәр иде.

Минтимер Шәймиев кереш сүзендә Россия һәм Татарстан мөнәсәбәтләренә, республикада хәбәрдарлык һәм демократия урнаштыру тарихына тукталды, Татарстанның икътисады, авыл хуҗалыгы, социаль проблемалары белән таныштырды. Журналист халкының нервларын кытыклап, республикада бәйсез газета-журналларның, телевидение һәм радиокомпанияләрнең ничек барлыкка килүен сөйләп алды.

"Дөресен әйтим, миңа, хакимияттә озак еллар эшләгән кеше буларак, бу мәсьәләдә үз-үземне сындыру җиңел булмады, - дидеул - Аңлашу барлыкка килгәч, хезмәттәшлек күпкә җиңеләйде. Сезнең халыктан күп нәрсә тора бит. Акны кара итеп күрсәтү, бигрәктә соңгы елларда, иң җиңел эш Президент булып сайлануымның беренче бишьеллыгында мин халыкның күзендә гел бер нәрсә күрдем миңа ышанасылары бик тә килә, әмма әлегә шикләнәләр. Биш елдан соң бу шик югалды, һәм республика күзгә күренеп алга китте".

Россия белән ике арада шартнамәнең тууы һәм аны кабул итү тарихын тагын бер тапкыр хәтердә яңартып, ул Литва, Латвия, Молдавия, Украина, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Белоруссия, Әзәрбәйҗан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының да милли хисләрен уятып алды.

Хәтта Литва, Латвия, Молдавия, Грузия журналистлары Татарстан Президентыннан үз илләрендәге низагларны хәл итү буенча киңәш тә сорадылар. "Мин Жириновский кебек үк акыллы түгел шул, - дип шаяртып алды Минтимер Шәрипович. - Проблеманы хәл итү юлы бары тик бербереңә хөрмәттә, аңлашуда, җиде генә түгел, җитмеш мәртәбә уйлап, бер мәртәбә кисүдә һәм һәрдаим камилләшүдә".

Бу уңайдан Латвия делегаты Л. Корзунова алдагы көндә синагогада алган тәэсирләре белән уртаклашты. "Ни гаҗәп, - диде ул, - яһүдләр миңа, безгә монда яшәве бик тыныч һәм рәхәт, диделәр. Мондый сүзләрне алардан бик сирәк ишетәсең".

Милләтләр дуслыгына кагылып, Украина делегаты Л. Сакада да Президентка биредә яшәүче милләттәшләренең Татарстанда Украина консуллыгын ачу турындагы үтенечен җиткерде һәм шунда ук Украина ягыннан инициатива булганда республиканың моңа әзер булуы турындагы җавапны һәм Украина - Татарстан арасында бүгенге хезмәттәшлек турында мәгълүмат алды.

"Вечерняя Москва" газетасы журналисты О. Ушакова, Казан шәһәренең 1000 еллыгы Санкт-Петербургның юбилее кебек үк шау-шулы, аллы-гөлле бизәкле булачакмы, дип "чәнчеп алды".

- Һич тә алай булмаячак, - диде Президент - Чөнки Санкт-Петербургка - 300, ә безнең Казанга 1000 ел (Бу җөмләнең икенче мәгънәсен дә бик яхшы аңладылар кунаклар). Төньяк башкала элек-электән бай яшәгән Казан исә күбрәк агач йортлардан торган. Шуңа да тарихи истәлекләрне саклап калу авыррак. Шунысы сөенечле, ярый әле индустриальләштерү елларында биш катлы панель "хрущовка"ларны шәһәр үзәгендә төземәгәннәр. Юкса аларны күчерү яки реставрацияләү күпкә авыррак булыр, кыйммәткәрәк төшәр иде.

Кунакларның һәрберсе Татарстан, аның Россиядәге урыны, алып барган сәясәте, Президентның дәрәҗәсеннән азмы-күпме хәбәрдар, әлбәттә Ләкин белү бер нәрсә, кыю-кыю фикерләрне үз авызыннан ишетү бөтенләй икенче Ул бу юлы да аларның күңелен төшермәде, үз-үзенә тугры калды. "Маяк" радиокомпаниясе журналисты Е. Некрасованың Россиянең регионнарны эреләндерү турындагы мәсьәләгә фикерен сорауга туп-туры итеп "Татарстанга кушылырга теләүчеләргә без каршы түгел", - дип җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International