Татарстанда Чиләбе өлкәсе көннәре башланды

2003 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Казанга Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин җитәкчелегендә өлкәнең рәсми делегациясе килде. Инде хәбәр ителгәнчә, 28 августтан 30 августка хәтле Татарстанда Чиләбе өлкәсе көннәре узачак. Халыкара "Казан" аэропортында кунакларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның җәмәгатьчелек һәм дини конфессияләре вәкилләре, башкалар каршы алды.

Чиләбе өлкәсе делегациясе составында өлкәнең Закон чыгару җыелышы Рәисе Виктор Давыдов, Чиләбе шәһәре башлыгы Вячеслав Тарасов, Көньяк Урал сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Федор Дегтярев, Көньяк Уралның зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы рәисе Равил Гыйбадуллин, Чиләбе һәм Златоуст митрополиты Иов, Чиләбе һәм Курган мөфтие Габдулла Шакаев, җәмәгатьчелек вәкилләре бар.

Аэропортта төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге турында журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты багланышларның икътисад һәм мәдәният өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә ныгуын күрсәтеп узды. Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан арасында сәүдә әйләнеше тиз үсә, ул 3 миллиард сумга җитте, диде М.Шәймиев.

Ике төбәкнең икътисады бер-берсен бик нык тулыландыра, һәм без инде хәзер ялгыз гына үсә алмыйбыз. Үзебезнең машина төзелеше өчен без металлны, торбаларны Көньяк Уралдан алабыз. Хәтта көндәш предприятиеләр - Урал автомобиль заводы һәм КамАЗ да бер-берсенә комплектлау әйберләре сата. Уртак кәсәбәчелек структуралары да барлыкка килде.

Шуны әйтергә кирәк, Петр Иванович һәм аның командасы Чиләбе өлкәсендә яшәүче барлык милләтләрнең, шул исәптән татарларның ихтыяҗларына игътибар белән карый. Чиләбе өлкәсендә татарлар саны берничә йөз меңгә җитә, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин Россия Федерациясенең 89 субъекты арасында Татарстанның иң нык субъектларыннан берсе булуын күрсәтеп узды. Безнең икътисадларыбыз күп яктан охшаш, диде ул. Без бер-беребезгә кирәк. Монда иң әһәмиятлесе - икътисадый элемтәләр. Хәер, мәдәният тә, фәндә, социаль өлкә дә безнең өчен шул ук дәрәҗәдә әһәмиятле. Татарстанлылардан өйрәнер нәрсәләр куп. Мин Татарстанның борынгы игелекле җирендә беренче тапкыр гына. Татарстан делегациясенең Чиләбе өлкәсенә узган елгы визитыннан соң торгызылган элемтәләр безнең монда булуыбыздан соң тагын шактый ныгыр, дип уйлыйм.

Моннан 7 ел элек Чиләбе өлкәсе Татарстанга продукцияне Татарстан безгә биргәннән 7 тапкыр күбрәк сатты. Узган ел Татарстаннан Чиләбе өлкәсенә продукция элекке елдагыдан 154 процентка күбрәк җибәрелде. Бүген инде 6-7 тапкыр аерма юк, ул шактый кимеде. Соңгы елларда төбәкләрнең бер-берсенә товар сату күләме кискен тигезләшә бара.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин "Казан ярминкәсе"ендә Чилабе өлкәсенең сәүдә-сәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Анда М.Шәймиев Чиләбе кунакларын сәламләп чыгыш ясады.

- Узган ел Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән Татарстан көннәреннән калган җылы тәэсир әле дә күңелдә. Аның сәбәбе өлкә белән танышкач яхшы аңлашыла. Урал халкы – хезмәт сөюче халык, аларның якты йөз белән каршы алуын бервакытта да онытмыйсың. Рәхмәт сезгә! - дип белдерде ул сүз башында.

Чиләбе өлкәсенең ил икътисадында тоткан урынын билгеләп, Уралны Россия икътисадының умыртка сөягенә тиңләде Президент. Татарстан белән Чиләбе арасындагы хезмәттәшлек уңышлы бара. Быел гына да сәүдә әйләнеше 3 млрд сумга җиткән.

Безнең республика белән элемтәдә торган 51 Урал предприятиесе биредәге күргәзмәдә катнаша. Аларның күбесе тимер-корыч коеп дан тоткан мәшһүр заводлар.

Магнитогорск, Чиләбе, Златоуст металлургия комбинатлары продукцияләрен бик күп кенә чит илләрдә дә яхшы беләләр. Татарстандагы машина төзелеше тармагы предприятиеләрен дә металл белән нигездә шушы өлкә заводлары тәэмин итә. Мәсәлән, Златоуст металлургия комбинаты "КамАЗ" акционерлык җәмгыятенә ай саен 2 мең тонна металл җибәреп тора. Татарстан нефтьчеләре һәм химиклары куллана торган корыч торбалар исә Чиләбе прокат заводыныкы. Әлбәттә, тагын да дәвам итсәк, бу исемлек зур урын алыр иде.

Икътисадтан тыш фән һәм мәдәният өлкәсендә дә ике арадагы багланышларыбыз тыгыз. Ул 2000 елда төзелгән килешү нигезендә оештырыла. Әйтергә кирәк, Чиләбе өлкәсендә татарларның күп (224 мең 600 кеше) яшәве дә биредә зур роль уйный. Татарстан Президенты милләттәшләребезгә Уралда да туган ягындагыча иркен яшәргә мөмкинлек бирелгәне өчен Чиләбе губернаторына үзенең рәхмәтен белдерде.

Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Петр Сумин самолетта очканда ук Татарстан кырларын күреп таң калуын әйтте. "Мул уңыш алуыгыз өстән үк күренеп тора. Гомумән, Татарстанда эш бик яхшы оештырылган булуы безгә таныш. Сезнең республика төбәкләр арасында Россиянең үзәк тамыры дияр идем мин!" - дип белдерде ул. Чиләбе өлкәсе губернаторы Татарстан Президентының абруе бөтен Россиядә зур булуын да билгеләп үтте. "Бу акыллы җитәкче сүзләренә бар җирдә, шул исәптән Мәскәү Кремлендә дә колак салалар!" - диде Петр Сумин.

Безгә Чиләбедән мондый зур төркемнең беренче тапкыр килүе әле. Иншалла, кунакларыбызга республикабыз белән танышу кызыклы булыр.

Күргәзмә ачу тантанасында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International