Сәяси позицияне сайлар вакыт

2003 елның 24 августы, якшәмбе
Узган якшәмбедә, ягъни 24 августта башкалабыз Казанда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге чираттан тыш III конференциясен үткәрде. Бу вакыйганы РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан парламентына сайлауларга әзерләнүнең рәсми булмаган старты дип бәяләргә мөмкин. Сәяси аналитикларыбыз фаразлаганча, конференциядә партиянең төбәк бүлеге секретаре Юрий Нәҗмиев үз ихтыяры белән вазифасыннан китте һәм бу урынга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

Бу, беренчедән, Татарстан җитәкчеләренең РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан парламентына булачак сайлауларда "Бердәм Россия" (БР) партиясенең күпчелек яисә иң күп тавышка ия булачак, дигән ышанычыннан туган гамәл. Икенчедән, БР - РФ Президенты В.Путин курсын хуплаучы, урталыктагы көчләрне берләштерүче партия, дип исәпли җитәкчеләребез. Өченчедән, Татарстан парламентына булачак сайлаулар да сәяси партияләр нигезендә үтәргә тиеш. Россия законы буенча сайлауларда федераль партияләр генә катнаша ала. Әйтик, республикабыздагы ТЯГ иҗтимагый-сәяси хәрәкәте нинди дә булса Россия федераль партиясе белән берлектә генә сайлауда катнашырга мөмкин.

Димәк, Россия партияләренең төбәк бүлекләре Татарстан парламентында сайлаучыларның күпчелек тавышын алу өчен көрәшәчәк. Табигый ки, җиңеп чыккан төбәк бүлеге җитәкчесе автомат рәвештә парламент лидерына әйләнә.

Аңлашыла ки, мондый сурәттә җиңеп чыгу ихтималы иң зур булган һәм үз карашларыңа якын торган партиягә тукталасың. Татарстан җитәкчелеге өчен мондый партия - БР.

Әлеге партия, гомумән, күппартиялелек системасы, илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять хакында конференциядә Татарстан Президенты, БРнең Генераль Советы раистәше Минтимер Шәймиев тәфсилләп сөйләде.

- Күппартиялелек системасы булдыру зарурлыгы - вакыт таләбе ул. Гражданлык җәмгыяте төзибез икән, формасы буенча гына түгел, эчтәлеге ягыннан да нормаль эшли торган күппартиялелек булырга тиеш. Хәзер безгә үз максатыбызга ирешү өчен хәлиткеч адымнар ясарга кирәк. Җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итү өчен безнең партия көчле булырга, авангардта торырга тиеш. Хәзер позицияне сайлау вакыты. Без бу сәяси позицияне Татарстанда тирәнтен аңлау барлыгын күрсәтергә, гражданнарыбызга йогынты ясарга һәм аларны үз тирәбездә тупларга тиеш. Конституциядә күрсәтелгәнчә, кайсы да булса партияне сайлау һәркемнең үз ихтыярында. Әмма хәзерге вакытта безнең берләшүебез таләп ителә. Әгәр хәзерге шартларда халкыбыз БР тирәсендә туплана икән, җәмгыятькә моннан файда гына булыр дип уйлыйм, - диде М. Шәймиев.

- Дөрес, партияләр күп. Бу гадел дә. Үзгәртеп кору чоры башланганнан бирле эшләп килүче партияләр бар. Әмма сайлауларда җиңеп, мөстәкыйль рәвештә илнең икътисадый һәм сәяси стратегиясен формалаштырган партия юк әле.

- Күпчелек тавышны алган партияләр килешеп, үзара чигенүләргә барып, карарлар кабул итә, - дип дәвам иттерде сүзен М.Шәймиев. - Күпчелек тавышны яулау өчен халык арасына бик нык үтеп керергә, күп эшләргә кирәк Хәзер без партиябез турында төрле рейтинглар ишетәбез. КПРФ белән чагыштырулар шактый. Әмма бәхетне үткән тормыштан эзләмәскә кирәк. Без инде хәзер башка кешеләр. Әйтик, коммунистлар җиңде, ди. Алар хосусыйлаштырганны кире тартып алырга тәкъдим итә. Урта сыйныф, милекчеләр сыйныфы барлыкка килде. Бу еллардагы казанышлардан баш тартырга әзерме без? Моңа милекчеләр дә, эре компанияләр дә риза булмас.

Теләсә кайсы тармакны алыгыз: хосусый милекче барлыкка килүгә, ул яхшырак эшли башлый. Җир реформасы турындагы законның нинди зур кыенлык белән кабул ителүен генә исебезгә төшерик әле. Инде җиргә тими торыйк, җирдә һаман элеккечә эшликме?! Кырлар, хуҗалыклар буенча еш үтәргә туры килә. Кайда яңа хуҗалар, кызыксынган кешеләр пәйда булган, анда эш бара. Андый кешеләр булмаган урыннарда, бер үк матди-техник тәэмин итү булган сурәттә дә, эш бармый, чөнки кызыксынучанлык юк. Дәүләт бирер әле, дип элеккене сагыну, күнеккәнчә яшәү, гадәтләнгәннән арына алмау бар.

Ил хәзер социаль яклау оешмасына әйләнде. Үз кулым белән эшли алмыйммы, дип уйланганчы, нигә бу мәсьәлә, нигә теге мәсьәлә хәл ителми, дип зарланучылар шактый. Мин ни эшләдем соң әле, дип иң элек үзеңнән сорарга кирәк югыйсә. Мондый җәмгыятьнең киләчәге юк бит. Тормышым мул, иркен булсын, дип үз көнен үзе күрергә, киләчәген үзе кайгыртырга тиеш кеше. Безнең бурыч - моның өчен тиешле шартлар булдыру.

Уң көчләр дә бар. Мин аларга һәрвакыт үз итеп карыйм. Аларда яхшы идеяләр шактый. Үсеш барышында җәмгыять тарафыннан аларның байтагы, мөгаен, кабул ителер дә. Шуның өчен дә БР урталыктагы уңга юнәлгән партия булырга тиеш дип уйлыйм.

Хәтта мин аны урталыктагы уңга юнәлгән партия дип атарга тәкъдим иткән идем. Ни өчен урталыктагылар, дию өстенлек ала соң? Чөнки без бүгенге көн, күчеш чоры өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз. Уң көчләр исә шушы көенчә, утопик идеяләрен дә күздә тотып әйтәм мин моны, хакимияткә әзер түгел әле.

Дөрес, урталыкка килергә тырышучылар бар. Әмма инде хәзер бу урын безнеке. Хәзер безгә аны ишәйтергә, киңәйтергә кирәк. Безне хакимият партиясе дип тәнкыйть итәләр. Бу гаҗәп түгел. Эшләп торган хакимияткә һәрвакыт тәнкыйть эләгә ул. Килеп туган кризистан чыгу өчен хакимият бик күпне эшли. Моны кире кагып булмый. Бу кризисны, мөгаен, әйләнеп узып та булмагандыр. Тау менгәч, без бөтенебез дә акыллы.

Социаль яклау, эшмәкәрлекне хуплау, халыкара эшчәнлекне активлаштыру буенча да күп эшләнә. Халыкара бурычларны да түлибез. Дөрес, проблемалар күп. Иртәгә дә аз булмас. Әгәр БР парламентта күпчелекне ала һәм үз тарафдарларыннан хөкүмәт кора икән, ул ил язмышы өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алачак.

Менә шушы рәвешле генә илдә күп партиялелек системасы урнаша ала минемчә. Әгәр начар эшлибез икән, алдагы сайлауда безне алыштырырлар. Хакимияткә башка партия килер. Бу - без узарга тиешле этап.

Хәзер без тарафдарларыбызны киңәйтергә, ишәйтергә тиешбез. Моның өчен партиянең Татарстан төбәк бүлеген ныгытырга кирәк. Әлеге максатта Татарстанда байтак ел эшләп килүче, Россиядә барган барча сәяси процессларга үз мөнәсәбәтен белдерүче ТЯГ иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен файдаланырга булдык.

Хәрәкәтнең сәяси советына шушы мәсьәләне карап тикшерүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. ТЯГ сәяси советының утырышы булды. Алар БР партиясе эшчәнлеген хуплауларын белдерде. Сәяси совет башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин БР партиясенең Татарстан төбәк бүлеген дә җитәкләргә булды, - дип, Президент конференция делегатлары каравына Ф.Мөхәммәтшинны тәкъдим итте.

Бу -делегатларга партиянең Генераль Советы тәкъдиме дә. Конференция, Юрий Нәҗмиевнең җитәкчелектән китүенә ризалык биргәннән соң, Фәрит Мөхәммәтшин ябык тавыш бирү ысулы белән, күпчелек тавыш җыеп (334 кешенең 297 се яклады), партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе итеп сайланды.

Шулай итеп, төбәк бүлегенең сәяси советы янә бер кешегә арттырылып, 26 кешегә җитте. Юрий Нәҗмиев сәяси совет әгъзасы булып калды.

- Күппартиялелек шартларында бу вазифага алыну зур җаваплылык сорый. ТЯГлыларның күбесе БР позициясен яклый. Әмма бу берләшү дигән сүз түгел. ТЯГ юкка чыкмаячак, эшен дәвам иттерәчәк. БР кыска вакытлы кампанияләрдә, әйтик, сайлауларда гына эшли торган партия булмасын иде, - дип, ышаныч белдерүләре өчен залдагыларга рәхмәтен җиткерде Ф.Мөхәммәтшин. ТЯГ кебек федерализм принципларын тирәнтен яклаучы башка партия юк әле. Шуның өчен дә ТЯГны саклаячакбыз, диләр республика җитәкчеләре.

Партиянең сайлау алды программасы проекты турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов чыгыш ясады. Тотрыклы шартларда, икътисадый үсеш башланган мәлдә эшне башлыйбыз, беренче булып парламентта күпчелекне алу өчен тырышачакбыз, бу ил Президентын сайлау алдыннан үтә торган мөһим чара, дип алда торган сайлауларның үзенчәлеген билгеләп, гомуми вәгъдәләр түгел, тәгаен дүрт елга ниятләнгән эш планын тәкъдим итәчәкбез сайлаучыларга, диде ул.

Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә - партиянең сентябрь ахырында булачак өченче җыенына делегатлар сайлау. Әлеге бәхет 17 кешегә елмайды. 2000 әгъзадан бер делегат дигән сүз бу. Димәк, 34 мең кешебез хәзерге вакытта әлеге партия билетын йөртә. Дөрес, партия тарафдарлары белән бергә БР курсын актив яклаучылар 90 меңгә җитеп килә икән.

Партиядә эшләр ничек бара соң? Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Казанда - иң эре оешмалар. Партиядәгеләрнең уртача яше - 45. Яшьләр, хатын-кызлар аеруча күп. "Бигрәк тә яшьләр һәм ветераннар арасында актив һәм максатчан эш алып барырга кирәк. Өлкәннәр оешканрак та, вакытлары да күбрәк", - дигән максат куелды конференциядә.

Җыелыш тәмамланганнан соң БР партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, БР партиясенең сәяси советы әгъзасы Олег Морозов журналистларның дистәләрчә соравына җавап бирде. Җыелыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары Фәридә Гайнуллина белән Михаил Рокицкий катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International