Бинаны райондагы "Строй-инвест” күчмә колоннасы төзегән Федераль казнадан да, республика казнасыннан да өлеш кергән төзелешкә. Аңлашыла ки, район өчен зур бүләк бу. Президент яңа мәктәпкә компьютер классы бүләк итте.
Әлеге уңайдан һәм гомумән сәфәргә йомгак ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев журналистлар алдында тәэсирләре белән уртаклашты:
- Республикабызда 2506 мәктәп бар Шуларның 9 процентын капиталь ремонтларга яки яңадан төзергә кирәк Россия Федерациясе күләмендә алганда бу зур сан түгел. Шуңа күрә мәктәпләребезнең хәле башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Яшьләр авылда калсын, башка җирдәге кебек спорт белән шөгыльләнсен өчен, гомумән яшь буынның рухи таләпләрен канәгатьләндерү өчен шушындый үзәкләр төзергә кирәк. Киләчәктә дә шушы юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Зур булмаган, кечкенә авыллар өчен халыкка социаль-рухи хезмәт күрсәтә торган объектларны бер бинага җыю отышлы. Биредә төрле милләт кешеләре - руслар, татарлар чуашлар, мордвалар тату тыныч яши. Бу - безнең горурлыгыбыз.
Без бүген социаль учреждение дә ачтык. Район, бигрәк тә шәһәр, социаль җәһәттә шактый катлаулы хәлдә Һәр өченче кеше пенсионер монда. Инвалидлар, аз керемлеләр, картлар яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Аларны яклау - дәүләт вазифасы. Киләчәктә социаль яклауга мохтаҗ булганнар тагын да азрак булсын иде. Моны эшләү дә дәүләт вазифасына керә. Ни кызганыч, яңадан-яңа картлар йортлары төзергә, балалары исән-сау булып та караучысыз калган картларны кайгыртырга туры килә. Җәмгыятьтә мондый күренеш булмасын иде дә бит.
Республика башлыгы урып-җыю барышына да тукталды. "Басулар чиста чүп үлән басып өлгерә алмас, дип уйлыйм. Әмма вакыт ашыктыра көннәр кыскара Әлегә районда игеннәрнең 20 проценты гына суктырылган, республикада инде бу күрсәткеч 30 процентка якынлашып килә. Кызганыч, һава шартлары әлегә тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирми", - диде ул.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.