Самолет төзүчеләр киләчәккә карап эшли

2003 елның 4 августы, дүшәмбе
4 августта Казан Кремлендә үткән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Халыкара авиация промышленносте берлеге президенты Татьяна Анодина белән очрашуында Татарстанның самолет төзүчеләренең яңа проекты турында сүз барды.

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең иң югары халыкара таләпләргә җавап бирүче "Ту-204-200", "Ту-214", “Ту-324”, "Ту-330" самолетлары һәм Казан вертолет заводының "Ми-17", "Ансат" вертолетлары республика авиация промышленностеның күп профильле булуын күрсәтә. Бу комплекска двигательләр дә, вертолетлар һәм самолетлар, фән дә керә. Илнең башка бер генә төбәгендә дә шундый зур куәткә ия булган комплекслы авиатөзелеш юк.

Без Халыкара авиация промышленносте берлеге белән үзара тулысынча аңлашып эшлибез, дип искәртте Минтимер Шәймиев, интеграцияләнгән структуралар төзү буенча фикерләребез дә тулысынча туры килә, әйбәт кенә планнарыбыз, димәк, перспективаларыбыз бар, хезмәттәшлекнең үзара файдалы буласына ышанам. Ел саен Татарстанда авиация техникасының яңа үрнәге җитештерелә. Бүгенге көндә Татарстанда җитештерелә торган барлык вертолетларның 90 проценты экспортка, шулай ук гражданлык ихтыяҗларын, хәрби ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә китә, двигательләрнең яңа модификацияләре булдырыла.

Татьяна Анодина, аерым алганда, Татарстан авиапромышленносте тотрыклы перспективага ия, дип билгеләп үтте. Биредә яңа төбәк самолеты булдырылды, ул базарда бик җитди урынны алырга мөмкин. Базар 50-60 пассажир сыешлы самолетка мохтаҗ, һәм аның бик рентабельле булып әверелү ихтималы бар. Кызганычка, әлеге проект фәкать Татарстан бюджетыннан гына финанслана, ягъни завод бу проект буенча мөстәкыйль эшли, дип әйтергә була. Бүгенге көндә "Росавиакосмос" һәм базар бу самолетка "әйе" диде.

Әлеге машинаны серияләп җитештерү өчен кайбер оештыру чаралары, гарантияләр, кредитлар гына кирәк. Бу - төбәк самолетының яңа үрнәге, аның киләчәге өметле.

Очрашу ахырында Татьяна Анодина Минтимер Шәймиевкә халыкара премия - "Авиация промышленностен үстерүгә һәм яңа авиация техникасын булдыруга аеруча зур өлеш керткәне өчен" Алтын медаль һәм Мактау дипломы тапшырды. Премия бирү буенча халыкара комитет мондый карарны Халыкара Совет (аның составына танылган галимнәр һәм авиация техникасы конструкторлары, халыкара авиациянең күренекле эшлеклеләре һәм бөтен дөньяга танылган очучылар керә) тәкъдиме нигезендә кабул итте.

Минтимер Шәймиевкә бу премиянең халыкара гражданлык авиациясенең 100 еллыгын һәм Россия гражданлык авиациясенең 80 еллыгын билгеләп үтү елында бирелүе игътибарга лаек.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Дәүләтара авиация комитеты рәисе урынбасары Александр Филатов, авиация регистры рәисе Анатолий Круглов. Татарстанның авиация предприятиеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, галимнәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International