Кремльдә очрашу

2003 елның 13 августы, чәршәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Рәшит Вәгыйзов белән очрашты. Очрашу барышында кеше хокукларын яклау системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Президенты, аерым алганда, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның кайбер аспектларына игътибарны юнәлтте.

Минтимер Шәймиев Вәкаләтле вәкилнең гражданлык җәмгыятен булдыру процессында хөкүмәтнеке булмаган хокук яклау оешмалары үсешендәге роленең әһәмиятен искәртте, шулай ук дәүләт органнарының, җирле хакимият органнарының һәм вазифаи затларның Вәкаләтле вәкилгә ничек ярдәм итүләре белән кызыксынды.

Рәшит Вәгыйзов республика районнарында һәм шәһәрләрендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлекләре булдыру һәм Вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләрен билгеләү буенча алга таба башкарылачак эшләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International