Чемпионат алдыннан

2003 елның 13 августы, чәршәмбе
9 августта Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев "Ак Барс" хоккей командасы җитәкчелеге белән очрашты.

Мәгълүм булганча, төп-төгәл бер ай узгач - 10 сентябрьдә Мәскәүдә "Ак Барс" һәм ЦСКА командалары уены белән суперлигада хоккей буенча Россия Федерациясе чемпионаты башлана. Әңгәмә вакытында Президент башлыча команданың чемпионатка ничек әзерләнүе белән кызыксынды. "АК Барс"ның сезон алды турнирында Башкортстандагы соңгы уеннары команданың әйбәт әзерлекле булуын күрсәтте һәм үзен көчле көндәшләре белән чагыштырып карау мөмкинлеге бирде, дип искәртте Минтимер Шәймиев. "Ак Барс" клубы президенты Фәрит Мехәммәтшин әйткәнчә, команданың баш тренеры Владимир Вуйтек күнегүләр, шулай ук турнирлар вакытында команда әгъзаларына зур таләпчәнлек күрсәтә, ә уенчылар бик теләп шөгыльләнә. Команданың баш тренеры, үз чиратында, мин әйбәт клубка эләктем, дип ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат үзәге.

Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында шулай ук республикабызда яңа төзелгән Хоккей федерациясе эшендәге проблемалар да тикшерелде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Ак Барс" хоккей клубы президенты Ф.Мөхәммәтшин, клубның баш тренеры В.Вуйтек, клубның башкаручы директоры Б.Силин, өлкән тренер С.Котов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International