Президент законнарга кул куйды.

2003 елның 8 августы, җомга
6 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2003 елның 17 июлендә ТР Дәүләт Советы кабул иткән Татарстан Республикасының 6 законына кул куйды.

ТР Президентының матбугат үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру турында", "Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында", "2001-2004 елларга кече эшкуарлыкны үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комплекслы программасын раслау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында", "Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында" Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәреш кертү хакында", "Татарстан Республикасы дәүләт тормышындагы һәм җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы турында", "Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул иткән башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында" законнарга кул куелды.

Законнар текстлары рәсми массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International