ТР Иминлек Советы утырышында

2003 елның 5 августы, сишәмбе
5 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үткәргән ТР Иминлек Советы утырышында республиканың торак – коммуналь хуҗалыгы комплексын реформалауның барышы тикшерелде.

Торак-коммуналь комплексын реформалау - һәрвакыттагы проблема, аның белән халыкка кулай шартлар табылганчы, ул үзенә хезмәт күрсәтүнең яхшыруын тойганчы шөгыльләнергә кирәк булачак, дип искәртте республика Президенты. Аның фикеренчә, бүгенге көндә реформалау юлын эзләү бара, без ялгышабыз, сөртенәбез, өйрәнәбез, шулай итеп алга барабыз, әмма безгә әлеге процессны озакка сузмау, барлык кискен һәм колачлы мәсьәләләргә тизрәк җавап табу кирәк.

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга комачаулык итүчеләрнең берсе - торак фондын капиталь ремонтлау, бүген аның республика балансындагы күләме 73 миллион квадрат метр, һәм аның инде күптәннән әлеге капиталь ремонтны күргәне юк - чыгымнар графасында һәрвакытта да финанслау җитенкерәмәүнең күзәтелүе беркемгә дә сер түгел. Финанслауның барлык формаларыннан файдаланып, әлеге мәсьәләне хәл итү зарур.

Яңа йортлар төзегәндә (тузган торакны бетерү, ипотека кредитлавы программалары буенча) хәзерге фонд турында да кайгырту күрсәтергә кирәк, юкса безнең проблемалар беркайчан да кимемәячәк, без тузган торакларның күбәюе процессына ярдәм генә итәчәкбез, дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Капиталь ремонт - ул шундый чыгымнар ки, аларны без халыкка гына йөкли алмыйбыз, дип исәпли Минтимер Шәймиев, шуңа күрә аның нинди средстволарга һәм нинди срокта үткәреләсен яхшылап уйларга кирәк. Бүгенге көндә шунысы ап-ачык: капиталь ремонт, бюджеттан алып, шәхси инвесторлар средстволарына кадәр, төрле чыганаклардан финансланырга тиеш.

Торак-коммуналь күрсәтүләрнең сыйфаты мәсьәләсен хәл итүгә килгәндә исә, Татарстан Президенты фикеренчә, торакка-фатирга, йортка, ишегалдына кемнең хуҗа булуын билгеләү зарури. Хуҗа булса, ул тәртип урнаштырачак, хезмәт күрсәтүчеләр белән уртак тел табачак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бүгенге көндә торак фондының 20 проценты чамасына хосусый эшмәкәрләр хезмәт күрсәтә, аларның торак-коммуналь хуҗалыгына килүе файдага гына.

Белгечләр әйтүенчә, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы - хәл ителмәгән проблемалар "тыюлыгы", республикада торак-коммуналь сәясәте нигезләрен кабул итү мәсьәләсенең өлгереп җитүе моны тагын бер кат раслый, дип исәпли ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин.

Аның бәяләмәсенә караганда, бүген тармакта тулаем алганда предприятиеләр хәленең финанс ягыннан тотрыклылануы күзәтелә, авырлык белән генә булса да аларның хәле яхшыруга таба бара, кредиторлык бурычлары кими, 2002 ел йомгаклары белән чагыштырганда зыянга эшләүчеләр саны 8 процентка кимеде. Торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләргә агымдагы түләүләр мәсьәләсе дә чагыштырмача тотрыклыланды, бүгенге көндә алар 93 процент чамасы тәшкил итә.

Россиянең нибары 5-6 төбәгендә генә түләүләр яхшырак җыела. Ел башыннан бирле тармакта эш хакы 25 процентка артты, хезмәт хакы түләү буенча бурыч 33,9 миллион сумнан 18 миллион сумга кимеде. Хәер, республика җитәкчесе фикеренчә, бу хакта бөтенләй сүз дә булырга тиеш түгел, әлеге "хроник авыру"да ниһаять, котылырга кирәк, чөн бурычлар реформаны үткәрү нык комачаулаячак.

Тармакны финанс ягыннан савыктыру, аны тиешле баланска чыгару өчен тулаем алганда средстволар җитми, диде Марат Хөснуллин һәм әлеге хәлдән чыгу юлының берсе сыйфатында Татарстанда гамәлдәге тарифларны яңадан КАрап чыгуны тәкъдим итте (бүгенге көндә республикада тарифлар Идел буе федераль округында иң түбән дәрәҗәдә диярлек). Бер генә мисал: җылылык: энергиясенә тарифлар аның-үзкыйммәтенең нибары 80 процентын гына каплый. Әмма әлеге мәсьәләне карап тикшергәндә шуны истә тотарга кирәк: тарифлар нигезләнелгән булырга тиеш. Биредә үк - утырышта - тарифларны нигезләү, килештерү процедурасын иң кыска срокларда уздыру мөмкинлеге бирердәй бердәм тариф үзәге булдыру турында карар кабул ителде.

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауда җитди юнәлешләрнең берсе - кешеләрне торак фонды белән идарә итүгә җәлеп итү. Ярты ел эчендә торак милекчеләренең ширкәтләре саны 1,8 тапкырга артты һәм бүгенге көндә алар 189 га җитте. Хәер, проблеманы хәл итү өчен бу гына җитми. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хосусый эшмәкәрне бу процесска җәлеп итү өчен аңа тулысынча ышанырга, аңа торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләрнең аз түләнелә торган төрләрен генә түгел, бюджет средстволары бүленеп бирелә торган капиталь ремонтны да тапшырырга кирәк.

Әлеге средстволардан максатчан файдалануны контрольдә тотарга кирәк булуы - икенче мәсьәлә. Татарстанның хәле Россия Федерациясе фонында әйбәт - республикада хосусый фирмаларга һәм эшмәкәрләргә җирле органнар балансындагы торак фондының 37 проценты тапшырылды, Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 15 процент тәшкил итә.

Бизнес белән моңа сәләтле кешеләр шөгыльләнергә тиеш, дип искәртте Татарстан Президенты. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә цивилизацияле бизнес булдырырга кирәк, ул һәрвакыт кирәк, чөнки кеше торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләрдән башка яши алмый бит. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының әлеге процесстагы роле дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру, тармакта эшләүче эшмәкәрләргә һәм фирмаларга контрольлек итү белән чикләнелергә тиеш.

Финанслау өчен тагын бер резерв - ул да булса, инвестицияләү. Министр искәртеп узганча, алардан башка республикада торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауны (аны үткәрүгә чама белән 30 миллиард сум акча таләп ителә) тормышка ашырып булмаячак. Аның фикеренчә, торак-коммуналь комплексын яңартуга инвестицияләр салуны арттыру өчен, иң элек, техник шартлар бирү формасын үзгәртергә кирәк.

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауны республиканың энергетика комплексын реформалаудан башка да тормышка ашырып булмаячак.

Башка бернинди төбәктә дә булмаган шундый зур энергетика комплексына ("Татэнерго" ААҖ) ия булган хәлдә, без республиканы электр энергиясе белән нәтиҗәле тәэмин итүнең һәм предприятиенең эшен нәтиҗәле тәэмин итүнең мөмкин булган барлык юлларын карап тикшерергә тиешбез, дип искәртте Минтимер Шәймиев. Өстәвенә "Татэнерго" - республиканың иң зур салым түләүче-ләреннән берсе дә.

Электр энергиясен алып сатучылардан котылу өчен энергетика хуҗалыгын тәртипкә салырга кирәк, энергияне һәр йортка, һәр фатирга энергия җитештерүче компания үзе җибәрсен өчен Президент республикадагы барлык электр челтәрләрен "Татэнерго" карамагына тапшыруны тәкъдим итте (бүгенге - көндә "Таттрансгаз" нәкъ шундый принцип буенча эшли).

Әлеге тәкъдим белән "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм шулай ук залда утыручылар да килеште. Мисалга саннар китерелгәч, Минтимер Шәймиев кабул ителгән әлеге карарның дөреслегенә тагын бер кат инанды. Бүгенге көндә "Татэнерго", әйтик, "Казэнерго" җитештерү берләшмәсе муниципаль унитар предприятиесенә уртача 37,08 сум/Гкал буенча электр энергиясе җибәрсә, "Казэнерго" кулланучыларга аны уртача 101,16 сумнан җибәрә.
Бу реформалауның барлык нечкәлекләре яңа җылылык сезоны башланганчы - 1 ноябрьгә кадәр эшләнелергә тиеш.

Концептуаль мәсьәләләр һәм агымдагы эшчәнлек буенча ачыклык торган саен күбрәк кертелә башлады, дип утырышка йомгак ясады Минтимер Шәймиев. Халык белән аңлату эше алып баруны көчәйтергә кирәк, барлык проблемаларның төбенә төшенү һәм аларны хәл кылу кирәк, диде республика җитәкчесе. Торак-коммуналь хуҗалыгы реформасында, теләсә нинди башка реформадагы кебек үк, без, искечә фикер йөртүдән башлап, әлеге процесска комачаулаучы һәр нәрсәне җимерәчәкбез, чөнки теләсә нинди реформа фикер йөртүне үзгәртүдән башлана. Бүген, тулаем алганда, яңача фикер йөртү, әлеге проблеманы хәл кылуга яңача якын килүләр өстенлек итә, ә бу - иң мөһиме, дип искәртте Президент.

ТР Иминлек Советы утырышы йомгаклары буенча, аерым алганда, республика Хөкүмәтенә ТР Дәүләт Советына "Халыкка һәм бюджет оешмаларына торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләр елкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре" законы проектын кертүне, шулай ук Хөкүмәт утырышында 2003-2010 елларга Татарстан Республикасының Торак-коммуналь комплексын реформалау һәм модернизацияләү программасы проектын карап тикшерүне тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International