Соңгы юлга озату

2003 елның 4 августы, дүшәмбе
4 августта республикабыз Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Сәет улы Хәмәдиевне соңгы юлга озатты.

"КамАЗ" мәдәният йортына мәрхүм белән хушлашу өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, хөкүмәт әгъзалары, республика шәһәрләре һәм районнарының хакимиятләре башлыклары килде. Мәрхүм белән хушлашуга шәһәрдә яшәүче меңнәрчә кеше җыелды.

Минтимер Шәймиев кайгы митингында әйткән үзенең хушлашу сүзендә, Рәшит Хәмәдиевне Чаллыда яшәүчеләр генә түгел, бөтен республика озата, дип ассызыклады. Рәшит Сәет улы үзенең тормыш юлын безнең җәмгыятьнең актив әгъзасы буларак үтте. Җитәкче буларак ул соңгы елларның бөтен авырлыгын халык белән бергә кичерде. Аны иң кыен участокларга, эшләрне аз гына булса да җайга салу өчен бер артта калучы районнан икенчесенә җибәрделәр. Хәмәдиев иң авыр көннәрдә Чаллыны "мирас" итеп алды - 1999 елда ул хакимият башлыгы итеп билгеләнде. Бу вакытта шәһәрдә ул чорның хәл итеп булмастай барлык проблемалары тупланган иде. Ул үзенә хас киң колачлылык белән, әмма бернинди күз буяуларсыз үзенең эшен башкарды. Шулай итеп, эшләр алга китте. Фәкать киң колачлы, зур эшләргә сәләтле шәхес кенә шулай эшли ала, диде республика җитәкчесе.

Чаллылылар аны юкка гына, социаль хакимият башлыгы, дип атап йөртмәде. Ул тормышны яратты һәм аны яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышты. Бу - безнең өчен бик зур югалту. Ул кешеләр күңелендә тирән эз калдырды һәм аларның хәтеренә зур эшләре белән уелып калды, диде Татарстан Президенты.

Республика, шәһәрнең промышленность предприятиеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чыгышларында татарстанлылар файдасына эшләргә өлгергән барлык эшләре, изге башлангычлары өчен Рәшит Сәет улы Хәмәдиевкә рәхмәт сүзләре яңгырады. Рәшит Сәет улы Хәмәдиев үзенең туып үскән җирендә - Аксубайда җирләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International