Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевка рәхмәт хаты
2003 елның 1 августы, җомга
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев исеменә Россиянең чирәмдәге хоккей федерациясе президенты С.В.Чеченковтан рәхмәт хаты алынды.
Яшүсмерләр арасында 2003 елның 6-13 июлендә үткән чирәмдәге хоккей буенча Европа чемпионатында Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. Анда җыелма команда нигезен Татарстан Республикасының спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгән уенчылар: Илдар Солтанов, Алмаз Корбанов, Игорь Потапов, Марат Гафаров, Алексей Майоров (Россия җыелма командасы капитаны), Павел Скворцов, Николай Митаки тәшкил итте. Команда тренеры - Тимур Әсбухан улы Мирасов (Татарстан Республикасының "Динамо" спорт җәмгыяте балалар-яшүсмерләр Олимпия резервы спорт мәктәбе). Россия җыелма командасы делегациясе җитәкчеләре Геннадий Зиннур улы Филюшин (Татарстан Республикасының "Динамо" спорт җәмгыяте балалар-яшүсмерләр Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры), Сергей Львович Чернов ("Динамо" хоккей клубы директоры, Казан шәһәре) булды.
Котлауда, аерым алганда, болай диелә: "чирәмдәге хоккей федерациясе Сезне һәм Сезнең аша Татарстан Республикасындагы барлык спорт сөючеләрне зур уңыш белән котлый һәм шәхсән Сезгә Татарстан Республикасында үсеп килүче буынга һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирүегез өчен рәхмәт белдерә".
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.