Начар төзергә хакыбыз юк

2003 елның 8 августы, җомга
Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы дәүләт комитеты рәисе Николай Кошман Татарстан үрнәгендә Россиянең барлык төбәкләре җитәкчеләренә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтергә ниятли.

8 августта ул Татарстанда берничә сәгать кенә булып китте. Россия Төзелеш дәүләт комитеты җитәкчесе һәм аны озатып йөрүче затларны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршылады.

РФ Төзелеш дәүләт комитеты җитәкчесенең республикага беренче генә килүе түгел Николай Кошман узган елның ноябрендә Тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыру, торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауның барышы һәм Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча Татарстан программасы белән танышты. Бу юлы аның визиты һөнәри бәйрәмгә - календарь буенча 10 августка - Төзүчеләр көненә туры китерелде.

Казанга килүгә үк, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы дәүләт комитеты рәисе Николай Кошманны Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте. Минтимер Шәймиев .агымдагы эшләр һәм төзелеш, республиканың торак-коммуналь комплексы проблемалары турында сөйләп, төзелеш комплексы үз эшен актив дәвам иттерә, дип искәртте.

Күп төзергә туры килү һәм бу тармакларга байтак инвестицияләр җәлеп ителү сәбәпле бүгенге көндә эшләрнең сыйфатына зур игътибар бирелә. Безнең начар төзергә хакыбыз юк дип ассызыклады Татарстан җитәкчесе, өстәвенә башкалабызның 1000 еллыгына күп кенә объектлар төзүне тизләтү теләге дә бар әле. Әмма бу ашыгуны аңлату булырга тиеш түгел - без үзебезгә, шулай ук киләчәк буыннарга да ошарлык итеп эшләргә телибез.

Тузган торакны бетерү программасы төгәлләнгәч - ул киләсе елда ук төгәлләнергә тиеш инде - республика киң колачлы ипотекага күчәргә ниятли Безнең бу программа күбрәк аз керемле халыкка исәп тотып эшләнелә, дип искәртте Минтимер Шәймиев, фәкать шул чагында гына төзелеш комплексы алга таба эшләячәк киңәячәк һәм камилләштереләчәк. Бу әле тагын эш урыннары да, дигән сүз. Без бу программаны бергәләп тормышка ашыра алыр идек.

Татарстан, яңа торак төзү белән беррәттән, иске йортларны, коммуникацияләрне ремонтлау белән дә шөгыльләнәчәк - капиталь ремонтның махсус программасы эшләнеләчәк Әле шушы көннәрдә генә әлеге мәсьәлә һәм бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгы алдындагы башка мәсьәләләр республиканың Иминлек Советы утырышында тикшерелде.

Әгәр бу эшне алып бармасак, уңышка ирешмәячәкбез, дип исәпли Президент. Бер үк вакытта халыкка нәтиҗәлерәк ярдәм күрсәтү формаларын табарга, иң элек хезмәт күрсәтүләргә чыгымнарны киметергә кирәк.

Иң мөһиме шул бүгенге көндә югалып калу юк, үз көчебезгә ышану барлыкка килә, һәм мин торак-коммуналь хуҗалыгына инвестицияләр тиздән салына башлаячак, дип уйлыйм, чөнки торак-коммуналь хуҗалыгыннан нормаль бизнес ясап булуны аңлау барлыкка килә башлады, дип исәпли республика җитәкчесе. Татарстан Россия Төзелеш дәүләт комитеты белән үзара мөнәсәбәтләрдә тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булу белән беррәттән ниндидер бер дәрәҗәдә сынау мәйданчыгына да әверелергә мөмкин.

Хәер, асылда бу шулай да инде Николай Кошман әйтүенчә, Татарстан - төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау белән бәйле программаларны комплекслы хәл кылуда лидер. Республикада хәлләрнең нәкъ менә шундый торышы мине бирегә килүгә этәрде дә инде, дип искәртте ул.

Кремльдә очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, РФ Төзелеш дәүләт комитетының икътисад һәм халыкара эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Георгий Маркосов һәм башкалар катнашты.

8 августта Татарстан Президенты һәм Россия Төзелеш дәүләт комитеты рәисе "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Биредә Николай Кошман Минтимер Шәймиевкә "Созидатель года" бүләген тапшырды.

Ел саен РФ Төзелеш дәүләт комитеты, Россия Журналистлар берлеге, “Строительная газета”, төзелеш тармагының иҗтимагый оешмалары “Созидатель года” дигән Бөтенроссия конкурсын үткәреп килә. Аның беренче номинациясендә ил җитәкчеләренең Россиядә уңышлы иҗади үсеш эшчәнлеге өчен уңай шартлар булдырудагы хезмәтләре билгеләнә Икенче номинациядә җиңүчеләр төбәк җитәкчеләре арасыннан билгеләнә.

Быел конкурс комиссиясе бу номинациядә Татарстан Республикасының 2002 елдагы уңышларын билгеләп үтәргә карар кылды. Республиканың икътисадый һәм социаль үсешенә, шулай ук Казанның 1000 еллыгына әзерләнүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә конкурсның Гран-прие һәм "Созидатель года" дигән мактаулы исем бирелде.

Николай Кошман Казанны илнең иң күркәм шәһәрләреннән берсе дип бәяләде. Соңгы елларда Татарстан башкаласы сизелерлек үзгәрде Казан метросы, Кол Шәриф мәчете Югары Ослан районында уникаль “Зөя” тау чаңгысы комплексы төзелеп килә, Тузган торакны бетерү буенча Президент программасы уңышлы тормышка ашырыла, Баскет-холл спорт комплексы, Спорт сараеның боз аренасы, Кама аша салынган күпер, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәге файдалануга тапшырылды.

Татарстан Президенты төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм, бүген миңа бирелгән бүләк - безнең гомуми бүләгебез, дип искәртте. Бүгенге көндә республикадагы төзелеш ыгы-зыгысына төзүчеләр алдан ук әзерләнде. Иң элек тармакның җитештерү потенциалы саклап калынды. Хәзер темпны арттыру вакыты җитте. Һәм төзүчеләр моны аңлый. Әмма, Минтимер Шәймиев ассызыклап үткәнчә, бүген күләм белән беркемне дә шаккатырып булмый Гасырлар үткәч тә безне изге сүз белән искә алсыннар өчен сыйфатлы итеп төзергә кирәк.

РФ Төзелеш дәүләт комитеты рәисе Николай Кошман, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин республиканың иң уңган төзүчеләренә Мактау Грамоталары, истәлекле билгеләр һәм ТРның атказанган төзүчесе таныклыкларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International