Фикер алышулар турыдан-туры эфирда күрсәтелергә тиеш

2003 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Казан 23 октябрь Интерфакс - Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясе рәистәше Минтимер Шәймиев, сайлау алды бәхәсләре турыдан-туры эфирда күрсәтелергә тиеш, дип исәпли М. Шәймиев Интерфакска биргән интервьюсында әнә шундый фикер әйтте.

"Дебатлар турыдан-туры эфирда, әмма депутатлыкка кандидатларның ризалыгы белән һәм телеканаллар белән килешүләр нигезендә, нинди дә булса тыкшынуларсыз барырга тиеш", - дип өстәде М. Шәймиев. Хәзер ул сайлау законнары нигезендә чираттагы ялда, чөнки республика җитәкчесе "Бердәм Россия"дән федераль исемлек буенча Дәүләт Думасына тавышка куела.

Ике средераль каналның дебатларны язмада күрсәтү карарына, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының яңартылган сайлау законнарына бәйле рәвештә шөбһәләнүләренә аңлатма биреп, М. Шәймиев, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм депутатлыкка кандидатлар бүген узган сайлау кампаниясе барышында кылган гамәлләренең җимешләрен татыйлар, дигән фикер әйтте.

"Массакүләм мәгълүмат чараларының сайлау алды көрәшен яктыртуына канәгатьсезлек һәм аның тәртибендәге билгесезлек ул чактагы кампаниянең һәм сәясәтчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары кылган гамәлләрнең кайтавазына бәйле", - дип аңлатты Татарстан җитәкчесе.

Бу җәһәттән ул, телевидение тамашачылары кайбер телекомпанияләр һәм бигрәк тә тележурналист Сергей Доренко ягыннан илгә ябырылган мәгълүмати террорны әле дә яхшы хәтерли, дип искәртте Доренкога халык телекиллер дигән исем дә бирде хәтта, дип искә төшерде М. Шәймиев.

Татарстан җитәкчесе әйтүенчә, депутатлыкка кандидатлар үз чиратында халык алдында үзара аңлашулар оештырдылар, һәм бу җәһәттән ул Россия либераль-демократик партиясе лидеры Владимир Жириновский белән "Уң көчләр берлеге" лидеры Борис Немцовның турыдан-туры эфирда оештырган үзара "сугышын" искә төшереп узды. "Нәтиҗәдә без ике башлы таяк тоттык, һәм килеп туган вәзгыятьтә үзебезне генә гаепләргә кирәк”, - дип ассызыклады М. Шәймиев.

Ул, массакүләм мәгълүмат чаралары да, депутатлыкка кандидат булып торучы сәясәтчеләрдә бердәнбер максатны - сүз иреген һәм ил гражданнарының мәгълүмат алуга хокукын саклау максатын күздә тотып, сәяси культурга өйрәнергә тиршләр, дип исәпли.

Әлеге хокуклар быелгы сайлау алды чорында сәяси тормышның активлашып китү шартларында берничек тә кысылырга тиеш түгел, дип йомгак ясады М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International