Генерал Николай Демидовка - 70 яшь

2003 елның 14 апреле, дүшәмбе
11 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Демидовны 70 яше тулу уңаеннан котлады.

Бу көнне Николай Иванович күп нәрсәләрне искә төшерде: Татарстан белән аны 20 елдан артык хезмәт биографиясе бәйли. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, ул Алабуга прокуроры ярдәмчесе булып эшләде, башта шәһәр комсомол оешмасын, соңрак шәһәр партия оешмасын җитәкләде, Түбән Камада район башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Татарстан АССРның төп министрлыкларыннан берсе -Эчке эшләр министрлыгына Николай Демидов 1978 елдан 1983 елга хәтле җитәкчелек итте. Аны СССР эчке эшләр министры урынбасары һәм бер үк вакытта БХССның Баш идарәсе башлыгы вазифасына Мәскәүгә чакыртып алдылар. Ике елдан соң ук инде генерал Н.Демидовка оператив хезмәтләр бүлегенә җитәкчелек итү бурычы йөкләнде. Ул ЭЭМ фәнни-техник советы җитәкчесе итеп билгеләнә.

1986 елның май-июнь айларында Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча СССР ЭЭМ оператив штабына җитәкчелек итте. Лаеклы ялда булган хәлдә, Николай Демидов чернобыльчеләр берләшмәсе - Россия ЭЭМ хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр берләшмәсе президенты булып тора.

Юбилей хөрмәтенә һәм республика файдасына хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Николай Демидовка ТР Мактау Грамотасын тапшырды.

Очрашуда ТР эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International