Кичә Алабуга халык депутатларының берләштерелгән Советы сессиясе булды

2003 елның 4 апреле, җомга
Кичә Алабуга халык депутатларының берләштерелгән Советы сессиясе булды. Анда район һәм шәһәр хакимиятенең 2002 елда башкарылган эшләре һәм 2003 елга бурычлары турында исәп-хисап тотылды һәм 2002-2006 елларга социаль-икътисадый үсеш программасы тикшерелде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев катнашты һәм чыгыш ясады. Сессия башланыр алдыннан Президент "Алтын башак" супермаркетын һәм шәһәрнең 12 нче микрорайонында төзелгән ябык типтагы базарны ачуда катнашты, милиция мәктәбендә булды, М.Цветаева һәйкәленә чәчәк бәйләме куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International