Әлмәт юбилейлар көтә

2003 елның 24 марты, дүшәмбе
Әлмәттә халык депутатларының берләштерелгән Советының XXI сессиясе булды. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Сессиядә Әлмәт шәһәре һәм районы хакимиятенең 2002 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2003 елда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре турында шәһәр һәм район хакимияте башлыгы Ришат Әбүба-киров чыгыш ясады.

Әлмәтлеләрнең узган елда башкарган мәртәбәле эшләре күз алдында дисәң дә ярый. Әнә, торган саен матурлана, төзекләнә нефтьчеләр башкаласы. Ә бит әлеге эшләрнең финанс нигезен тәшкил иткән бюджет акчасы, федераль кануннар яссылыгына күчкәч, елдан-ел кими бара. 2002 елда ул 1,3млрд сум булса, быел 1 млрд сум гына тәшкил итә.

Тормыш ничек кенә катлауланмасын, шәһәрнең төзекләнүенә сокланмый мөмкин түгел. Яңа йортлар төзүне генә алыйк. Узган елда 83,6 мең квадрат метр мәйданлы торак төзелеп тапшырылган. "Тузган торакны бетерү" программасы буенча 681 гаилә яңа фатир алу бәхетенә ирешкән. Яшь гаиләләр дә игътибарсыз калмаган: аларга 50 фатир бирелгән. 330 урынлы балалар бакчасы һәм балалар өчен махсус ашханә ишекләрен ачкан.

Мәгълүм булганча, Әлмәт районында да халык тормышын яхшырту өчен күп эш башкарыла. Былтыр нигез салынган 40 агач өйнең быел түбәләре ябылачак. Авыл халкының күп төрле мәнфәгатьләре исәпкә алына. Әйтик, авыл кешесе шәһәрдә рәсми оешмаларны эзләп вакыт уздырмасын өчен, оешмаларның белгечләре билгеле бер көнне үзләре авылга килә.

Р.Әбүбакиров үзенең чыгышында бюджет тармагы хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләләренә дә кагылды. Укытучылар, табиблар, эчке эшләр хезмәткәрләренә өстәмә хезмәт хакы бирелгән. 2002 елда моның өчен шәһәр бюджетыннан 36,5 миллион сум акча күчерелгән. Болардан тыш, өлкәннәргә зур ярдәм күрсәтелүе турында да мәгълүматлар китерде ул.

Билгеле, шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен биредәге предприятиеләрнең уңышлы эшләве шарт булып тора. Барлык предприятиеләр узган елда 39,2 миллиард сумлык продукция җитештергән. Шул исәптән 8,4 млн тонна нефть һәм 718 млн кубометр газ чыгарылган. Барлыгы 6 мең насос, 4,1 мең электр двигателе, 22 млн данә кирпеч ясалган. Җиңел сәнәгатьтә дә уңыш куандыра. "Алсу" фабрикасы узган елда барлыгы 7,5 млн пар оек саткан.

Әлмәтлеләр өчен 2003 ел аеруча әһәмиятле. Нефтьчеләр башкаласына нигез салынуга 50 ел, ә Татарстанда "кара алтын" табыла башлауга 60 ел тула. Бар тырышлыгыбыз шул юбилейларны лаеклы каршыларга юнәлгән булырга тиеш, дип төгәлләде сүзен хакимият башлыгы Р.Әбүбакиров.

Сессиядәге депутатлар Президент Минтимер Шәймиев чыгышын түземсезлек белән көттеләр. Әлмәтлеләрне борчыган мәсьәләләр дә күп ич. Минтимер Шәрипович аларның барысына да нигезле җавап бирде.

Алдан ул хакимиятнең соңгы елларда башкарган эшләрен уңай бәяләде. "Нефть чыгара белдек, ә шәһәрне төзекләндерергә кул җитмәгән иде. Менә соңгы өч елда күп эшләр башкарылган", - диде ул. Президент шулай ук киләчәкне уйлап эшләргә кирәклегенә аеруча басым ясап әйтте. Нефтькә генә ышану аз, чөнки аның бәясе бездән бәйсез рәвештә үзгәрә. "Кичә башланган сугыш та асылда икътисадый көрәшнең чагылышы", - диде М.Шәймиев. Сыйрактагы сугыш дөнья күләмендә нефть бәясенә, һичшиксез, йогынты ясаячак. Шуңа күрә бүтән тармакларны үстерүгә дә зур игътибар бирергә кирәк, дип белдерде ул. Бу юнәлештә файдаланылмаган резервлар күп әле. Татарстанда уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һ.б. күп. Менә шуларда туплана торган гыйлемнең берничек тә файдаланылмавын мисал итеп китерде ул.

- Хакимият башлыгының исәп-хисап докладында проблемалар күп кузгатылды. Сездә аларны җиңәрдәй көч тә бар. Республика өчен Әлмәтнең әһәмияте бик зур. Шуңа күрә мин Татарстан халкы исеменнән дә сезгә уңышлар телим, - дип төгәлләде чыгышын Президент М.Шәймиев.

Сессиядә ТР Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International