Нәтиҗәле һәм табышлы эшлик

2003 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Билгеле булганча, Татарстан авыл хуҗалыгы эшчәннөре 2002 елда игенчелек һәм терлекчелек тармакларында югары хезмәт нәтиҗәләренә ирештеләр. 2003 елда агропромышпенность комплексын алга таба да үстерү буенча Татарстан Президенты М.Шәймиевнең Дәүләт Советына Юлламасында баян ителгән бурычларны тормышка ашыру өчен тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк. Чөнки ике ел рәттән рекордлы уңыш җыеп алуга, ел саен терлекчелек продукциясен җитештерүнең арта баруына карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икьтисадый хәле яхшырмады.

Кичә Балтач районында шушы мәсьәләләргә багышланган семи-нар-киңәшмә үткәрелде. Моның өчен бу районның сайлап алынуы очраклы түгел. Балтачлылар игенчелек һәмтерлекчелекнеүстерүдә, социаль проблемаларныхәл итүдә бөтен республикага үрнәк күрсәтәләр.

Районда терлекләрнең баш саны арткан. Биредә узган ел һәр сыердан 5030 килограмм сөт савып алынган, ә дүрт хуҗалык 6 мең чиген узган. Район елга 39 мең тонна сөт җитештерә. Продукция җитештерүнең бүгенге дәрәҗәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисадый хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Тулаем республика буенча терлекчелек зыянга эшләсә, монда ул 2002 елда 38 миллион сум табыш китергән.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта районның сөт-май комбинаты, "Сельхозтехника" акционерлык җәмгыяте, "Татарстан" авыл хуҗалыгы кооперативы эшч-әнлеге белән таныштылар. Бу коллективлар үзләренең югары хезмәт күрсәткечләре, базар шартларына ярашып эшләүләре белән билгеле. Мәсәлән, сөт-май комбинаты үткән ел 173,9 миллион сумлык товарлыклы продукция җитештергән. Предприятие табыш алып эшли. Монда айлык хезмәт хакы уртача 4816 сум тәшкил итә.

Балтач "Сельхозтехника"сы да республикада мактаулы коплективларның берсе. Ул узган гасырның 90 нчы еллар башыннан ук базар шартларында эшли. Бу ремонт предприятиесе районның авыл хуҗалыгы кооперативларына һәрьяклы ярдәм күрсәтү белән бергә, республика районнары, Россиянең башка күп кенә төбәкләре белән хезмәттәшлек итә.

"Татарстан" авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәтчәннәренең эшчә-нлеге дә республиканың күпчелек хуҗалыклары өчен өлге булырлык. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек тармакларын алып бару технологиясе, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән таныштылар. Бу хуҗалык 2002 елда 7,2 миллион сум табыш алган. Һәр гектар җир 63 центнер уңыш биргән, һәр сыердан 6186 килограмм сөт савылган. 35 миллион сумлыкавыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларның игътибары җитештерүнең нәтиҗәлеле-ген күтәрү, хуҗалык итә белү осталыгына өйрәнү, кырыс базар шартларында табыш алып эшләү мәсьәләләренә юнәлдерелде. Әйтик, быел агропромышленность комплексына ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре чикләнгән. Шуңа күрә күп нәрсә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзләренә бәйле булачак. Алар 2003 ел уңышы өчен шактый чараларны тормышка ашырсалар да, әле хәл итәсе проблемалары да җитәрлек. Мәсәлән, 85-100 мең гектар тирәсе мәйданда кабат чәчү үткәрү ихтималы бар. Минераль ашламалар җитмәү сәбәпле игенчелектә биологикфакторларга аеруча әһәмият бирергә кирәклеге аңлашыла. Кайбер хуҗалыкларга чәчү мәйданнары структурасын камилләштерү буенча да нык кына эшлисе бар. 234 күмәк хуҗалык үткән ел борчак үстермәгән. Шикәр чөгендере, күпьеллык үләннәр, сыра өчен арпа җитештерү, быелгы шартларда авыл хуҗалыгы культуралары игү технологиясе мәсьәләләре дә читтә калмады. Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Салавыч авылының мәдәният йортында узды. Аны ачканда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев болайдиде:

-Республика язгы чәчү алдында тора. Аңа ныклап әзерләнергә туры киләчәк. Язгы бер көн ел туйдыра, диләр. Бу чыннан да шулай. Язгы кыр эшләренә әзерлек һәркемгә кагыла. Бөтенесен кешеләр хәл кыла. Бу яктан Балтач үрнәк булып тора. Районның кайсы гына хуҗалыгын алма, алар эшләгән эшләргә сокланып карыйсың. Балтачлылар табыш алып эшләргә өйрәнделәр. Реформа бит бер урында гына тормый. Начар эшләүчеләрнең хәле яхшырмаячак. Без хәзер башка шартларда яшибез.

Аннары Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның сөйләвеннән күренгәнчә, республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисадый хәлен савыктыру өчен зур көч куелуга карамастан, әлегә эш яхшырмый. Ике ел рәттән рекордлы уңыш үстереп тә, аларның кереме артмады. Бүген республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 38 проценты зыянга эшли. Кайбер районнар, хуҗалыклар алган кредитларын түләмиләр.

Республикада аграр реформа үткәрү буенча билгеләнгән чараларны тормышка ашыру буенча күп эш башкарыла. 2002-2003 елларның көзге-кышкы чорында ЗООләп акционерлык җәмгыяте, ширкәт, крестьян-фермер хуҗалыгы төзелгән. Бу эшне Әгерҗе, Арча, Зәй, Кама Тамагы, Саба, Минзәлә районнары актив алып бара. Минтимер Шәймиев үзенең чыгышыңда аграр реформаның кайбер якларына тукталды, һәркемнең үзенә тапшырылган тармакта җаваплылык тоеп эшләргә тиешлеген әйтте.

-Җирдә ныклап эшләп кенә,-диде Президент,- без бүгенге проблемаларыбызны уңышлы хәл итә алачакбыз. Җир тик ятарга тиеш түгел. Җире продукция бирүдән туктаган кеше яхшы җитәкче була алмый. Җирдә ныклап торып эшләмәсәк, беркайчан да муллык булмаячак. Без сөрү җирен берничек тә киметергә тиеш түгелбез. Күмәк хуҗалыкларның икътисадын хәле турында сүз чыккач, Минтимер Шәймиев Чүпрәле районының "Цильна" күмәк хуҗалыгын мисал итеп китерде. "Бу хуҗалыкка,- диде ул,- үткән ел 12,9 миллион сум саф табыш кергән. Шикәр чөгендере үстереп сатып кына да 900 тонна шикәр комы алганнар. Хуҗалык инде язгы чәчүне үткәрү өчен җитәрлек ягулык, минераль ашлама кайтарып куйган. Менә ничек эшләргә кирәк".

- Авыл хезмәтчәне эшләгәнен натуралатамы, акчалатамы алырга тиеш, - диде Президент, сүзен дәвам итеп. - Терлек азыгы, ашлык алса, улаңа арзанга да төшә әле. Әмма 2002 ел кебек югары уңыш үстергән елны да кайбер хуҗалыкларда фураж ашлыгы җитмәү бик гаҗәп.

Минтимер Шәймиев, семинар-киңәшмә эшенә йомгак ясап, бо-лай диде:

- Кешеләрбезгәышана. Шушы ышанычны аклау өчен тырышырга кирәк. Бер көн белән генә абруй казана алмыйсың. Иң мөһиме -кешеләр белән эшләү.

Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, министрлык һәм ведомстволар, агропромышленность комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, галимнәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International