"Бердәм Россия" - уңыш партиясе

2003 елның 18 марты, сишәмбе
15 мартта Казанда "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк оешмасының икенче чираттан тыш конференциясе узды. Чираттан тыш конференция үткәрү 29 мартта Мәскәүдә узачак икенче партия съездына әзерлек белән аңлатыла.

Партия конференциясен партия рәисләренең берсе Минтимер Шәймиев сәламләде, аның делегатларга мөрәҗәгатен ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин укыды. Татарстанда республика партия оешмасының роле аның республика халкы мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә эзлекле яклавына бәйле рәвештә билгеләнәчәк. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк оешмасы төбәк һәм этник сәясәт, конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә партия программалары эшләп чыгаруның инициаторы булырга тиеш, диелгән партия лидеры сәламләвендә.

Партиянең Татарстан төбәк оешмасы Сәяси советы рәисе Юрий Нәҗмиев докладында әйтелгәнчә, "Бердәм Россия" Татарстанда омтылышлы үсә һәм ныгый, мартка аның әгъзалары саны 17 мең булды. Әмма партия сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да көчле булсын, халык ышанычын казансын өчен башкарасы эшләр күп әле.

Партиянең булачак съездына "Бердәм Россия"нең идеологик платформасы мәсьәләсе чыгарыла, шуңа бәйле рәвештә Татарстан конференциясе делегатлары РФ Дәүләт Думасы депутаты Наил Хөснетдинов тәкъдим иткән "Милли уңыш юлы" Манифесты проекты турында фикер алышты. "Бердәм россиялеләр" бу гасырда Россия очрашачак котылгысыз каршылыкларга җавап бирүне үзләренең тарихи миссияләре дип исәпли. Аларның максаты — Россияне сәяси һәм икътисади йогынтылы, мәдәни һәм әхлакый җәлеп итүчән дөнья үзәкләренең берсенә әверелдерү. Манифест — ул Россия өчен уңыш идеологиясе төзергә омтылу, әлегә моны бер генә партия дә тәкъдим итмәде. Дөрес, әлегә бу делегатлар тарафыннан кызыксынып фикер алышынган проект кына. Тәкъдимнәр арасында милли һәм дин сәясәт мәсьәләләрендә позицияләрне ачыграк билгеләү, яшьләр белән эшләүгә игътибарны ныгыту кирәклеге һ.б. фикерләр яңгырады. "Россия төбәкләре" партия төркеме җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты һәм партиянең Генераль советы президиумы әгъзасы, Манифест авторларының берсе Олег Морозов делегатларның конструктив тәкъдимнәре белән килеште. Ул шулай ук аларның хакимияткә килүне генә максат итеп, сайлаудан сайлауга гына эшләргә ярамаганлыгы турындагы фикерләренә теләктәшлек белдерде. "Бердәм Россия" үз өстенә ил һәм аның халкы язмышы өчен җаваплылыкны алырга тиеш, һәм ул аны эшләргә әзер дә.

Партия үсеш юлында үзгәрешләр кичерә, март ахырында икенче партия съездында "Бердәм Россия" Уставына үзгәрешләр кертү каралган. Партияне артык үзәкләштерү, партия эчендәге идарәне бүлгәләү кирәклеге һ.б. турында кискен тәнкыйть тудырган мәсьәләләрне төзәтү аның үсешендә яңа этап ачачак. Партия Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында чыгыш ясаган Татарстан төбәк оешмасы Сәяси советы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Шлычков хәбәр иткәнчә, андый тәкъдимнәр беренчел оешмаларның февраль–мартта узган партия җыелышларында да кертелде.

Конференция "Бердәм Россия" партиясенең икенче чираттан тыш съездына делегатлар сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International