"Ватаным Татарстан" газетасының 85 еллыгы

2003 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Кадерле дуслар!

Сезне "Ватаным Татарстан" газетасының сиксән биш еллык юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм. Редакция хезмәткәрләренә, газетаның авторларына һәм барча укучыларына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим.

"Ватаным Татарстан" газетасының тарихы бик бай һәм мактаулы. 1918 елның 12 мартында "Эш" исеме белән туган газета бүген дә республикабызда иң абруйлы басмалардан санала. Ул һәрвакыт хезмәт кешесе турында яза, аның мәнфәгатьләрен яклый. Көндәлек рәсми басма буларак, "Ватаным Татарстан" газетасы илдәге, республикадагы вакыйгаларны барлап, халыкка түкми-чәчми җиткереп бара һәм Татарстанның елъязмасы сыйфатында тарихыбызны туплый. Ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, динебезне саклап калу, үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләрен татар халкына хас сабырлык, нәзакәтлелек белән яктыртып килә. Газета республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешен, аларны борчыган проблемаларны да игътибар үзәгендә тота. Аны бүген Россия Федерациясенең утыздан артык төбәгендә яздырып алалар, яратып укыйлар.

Илдә кискен үзгәрешләр барган чорда, кыйммәтләр, яшәеш кануннары үзгәреп килгәндә гомумтатар газетасына йөкләнгән бурычлар да бермә-бер арта. Алга таба да газетада, көндәлек ыгы-зыгыга, конъюнктурага бирелмичә, республикабызның икътисадына, сәясәтенә, социаль-мәдәни тормышына кагылышлы җитди аналитик язмалар бирү бик мөһим.

Халкыбызның йөз аклыгы булган күренекле әдипләребез, журналистларыбыз нигез салган "Ватаным Татарстан" газетасы киләчәктә дә гүзәл традицияләргә тугрылыклы булып калыр, республикабызның мәгълүмат мәйданында әйдәп баручы басма булыр, дип ышанам.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер ШӘЙМИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International