Бүген Казанның “Пирамида” комплексында “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган тантаналы чара узды. Анда Россия мәдәният министры Владимир Мединский, РФ мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бәйрәм концерты барышында кунакларга “Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектын гамәлгә ашыру тарихы, 2010 елдан яңадан торгызылган ядкәрләр турында сөйләделәр.
Владимир Мединский сүзләренчә, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу проекты дәүләтнең, җәмәгатьчелекнең, халыкара оешмаларның һәм эшкуарлыкның тырышлыгы белән инде торгызырга мөмкинлеге булмаган тарихи мирас урынында менә дигән музей-мәдәни туризм үзәге булдыру мөмкинлеген күрсәтә.
“Минем белүемчә, бик күпләрнең Татарстандагы бу объектларны күрәсе килә. Минтимер Шәрипович, Сез бик шәп команда оештыргансыз, минемчә, бу команда яңа проектка да әзер”, - дип өстәде Владимир Мединский.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2010 елда проектны әле тәкъдир иткән көннәрдә хәл итүе кыен булган бурычлар куелгандай булды. “Шуңа да карамастан, Минтимер Шәрипович, бер команда туплап, барыбызны да ышандыра алды, зур предприятиеләрне, бизнес-бергәлекне, республика кешеләрен шушы эшкә кушылырга өндәде. Иң мөһиме – бу проектны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Без федераль ярдәм алдык, коллегаларыбызга зур рәхмәт”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
“Минтимер Шәрипович бик катлаулы проектны җитәкләде. 9 ел эчендә аның җитәкчелегендә гаять зур җентекле эш башкарылды. Без башкарган эшләр - бәһасез. Татарстан күпләргә мәгълүм булды. Ә Минтимер Шәрипович бүген - Россиядә ЮНЕСКОның мәдәни диалог буенча бердәнбер махсус илчесе”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге буенча проект тәмамлануга карамастан, Фондның өч телле мәгариф үзәге булдыру буенча киләчәккә планнары да бар.
“Минтимер Шәрипович, сез керешкән һәр проект югары бәя ала. Үз чиратыбызда без һәрвакыт сезнең янда булырга һәм сезгә ярдәм итәргә әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Владимир Мединский һәм Рөстәм Миңнеханов “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Минтимер Шәймиев борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу эшләренә нәтиҗә ясап, билгеләп үткәнчә, 9 ел эчендә тарихи ядкәрләрне, архитектура ансамбльләрен торгызу белән бергә, яңа мөһим биналар да төзелгән, заманча инфраструктура булдырылган, җирлекләрнең территорияләре төзекләндерелгән һәм иң мөһиме – рухи образлар торгызылган: ата-бабаларыбызның дине, традицияләре һәм мәдәнияте.
Минтимер Шәймиев инвесторларга аерым рәхмәтләрен җиткерде, шул исәптән зур предприятиеләргә һәм оешмаларга, кече компанияләргә һәм республика кешеләренә. Аларның барысының да исемнәре республиканың истәлекле Хәйриячеләр китабына кертелде.
“Уртак эшебез нәтиҗәсе буларак, 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда – Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. 2000 елда бу исемлеккә Казан Кремле кертелде”, - дип искә алды Минтимер Шәймиев.
Шулай ук Минтимер Шәймиев яңа мәгариф проекты турында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, “Яңарыш” фонды бу проектны РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырачак.
“Яңа мәктәп рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурент белем бирүне тәэмин итәчәк, нәтиҗәле мәгариф тәҗрибәсен кулланучы беренче мәктәп булачак”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев беренче яңа мәктәпне “Адымнар – белем һәм бердәмлеккә” дип атарга тәкъдим ясады.
Тантана азагында Минтимер Шәймиев РФ мәгариф министры урынбасары Павел Зеньковичка, яңа буын мәктәп булдырудагы уртак эш истәлеге итеп, “Яңарыш” фонды логотибын тапшырды.