Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Бу матур күргәзмәләр үзәге - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгын шулай тасвирлады, анда бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия утырышы 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышланган иде.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм озата йөрүче затлар, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, агросәнәгать комплексы предприятиеләре экспозициясен һәм тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карадылар. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийлары өчен җаваплы чор башлануы хакында әйтте.

“Бүгенге көнгә төп бурыч - чәчү кампаниясен уңышлы уздыру. Язгы чәчү эшләрен вакытында финансларга кирәк. Татарстан аграрийлары өчен җаваплы чор башлана. Республикада язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонтын оештыруны мәсьәләләре көн үзәгендә булырга тиеш. Булачак уңышның язмышы орлык һәм ашлама сыйфатына да бәйле. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга уртача 54 килограмм ашлама туры килә. Безнең бурыч – бу күрсәткечне 70 килограммга җиткерү”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыклары ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин ителәчәге хакында да белдерде.

Аның сүзләренчә, “ТАИФ” һәм “Татнефть” җәмгыятьләре белән килешү бар. Килешү нигезендә, аграр тармакны 142 мең тонна дизель ягулыгы белән тәэмин итеп булачак.

Алга таба ул авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге мәсьәләсен күтәрде.

“Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче зур компания. Хәләл продукция – республиканың өстенлеге. Мөселманнар яшәүче төбәк буларак, хәләл яшәү рәвеше җәмгыятьтә үз урынын ныграк били бара. Без бу өстенлекләрдән файдалана белергә тиеш”, - диде ТР Президенты.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциянең тулаем күләме 376 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни тулаем региональ продукт күәменнән 13,3 %. Шул исәптән азык-төлек сәнәгате - 160 млрд. сум, авыл хуҗалыгы - 216 млрд. сум.

Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләмендә (216 млрд. сум) үсемлекчелек - 101,7 млрд. сум тәшкил итә, терлекчелек - 114,3 млрд. сум. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International