Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Министрлар Кабинетында мәдәни мирас объектларын саклау системасын камилләштерү турында фикер алыштылар
2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә идарә итү системасын камилләштерү турындагы” киңәшмә үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Моннан тыш, утырышта 2-9 июльдә уза торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе кысаларындагы чараларда катнашу өчен Казанга килгән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләре катнашты.
Ильдар Халиков Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә дип белдерде. Республикада 2016 елга кадәр мәдәни мирасны саклау буенча яңа озак вакытлы “Мирас – Наследие” комплекслы программасы эшләнде.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Татарстан башкаласы баш архитекторы Татьяна Прокофьева Казанда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу һәм саклау өлкәсендә башкарыла торган эшләр турындагы доклад белән таныштырды.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләре арасында беренче тапкыр гына чыгыш ясамавын билгеләп үтте, алар барысы да – әзерлек үткән һәм максатчан яшьләр. Ул кичә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе уза торган Санкт-Петербург белән Казандагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләре арасында арасында телекүпер узды дип искәртте. “Россия тарихында беренче тапкыр мәдәни мирас объектларын саклау һәм торгызу темасына багышланган җитди диалог узды”, - диде Минтимер Шәймиев.
“Бүгенге көндә күп кенә объектлар югалган, бу өлкән буынның хатасы. Бу эшне башкару өчен тиешле шартлар да булмагандыр, әмма берничә ел элек без үзебезгә вакыт җитте дип әйттек. Без мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне торгыза, киләчәк турында уйлана, үз тарихыбызны өйрәнә башладык”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук Россиядә 2012 ел Россия тарихы елы дип игълан ителде, ә Татарстанда – ТР Тарих-мәдәни мирас елы дип билгеләп үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз