Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре килде
2012 елның 7 июле, шимбә
Бүген Казанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитететы әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре - 2012 елда 24 июннән 6 июльгә кадәр Санкт-Петербургта үткән Комитетның 36 нчы сессиясе катнашучылары килде.
Аларны "Казан" халыкара аэропортында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Делегацияне мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча БМО (ЮНЕСКО) каршындагы РФнең даими вәкиле, Бөтендөнья мирасы Комитеты рәисе Элеонора Митрофанова җитәкли.
Делегация составына Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшерү үзәге генераль директоры Стефано де Каро, аның киңәшчесе Мунир Бушенаки, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас Россия милли комитеты рәисе, Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар мәсьәләләре буенча халыкара советның (ИКОМОС) Россия милли комитеты президенты Игорь Маковецкий, Зимбабва, Йемен, Маврикия, Мексика, Швейцария, Эстония, Көньяк Африка Републикасы, Сербия һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитететының башка әгъза-дәүләтләре вәкилләре керә.
Татарстанда булган вакытта делегациянең программасында Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенск соборында булып, Казан Кремле буенча экскурсия, борынгы шәһәр - Болгарга һәм Зөя шәһәр-утравына бару, ТРның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды эшчәнлеге, ЮНЕСКОның Идел буе кафедрасы белән танышу, шулай ук "Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында"гы 1972 елгы Конвенцияне куллану механизмнарын яхшырту мәсьәләләре буенча дискуссиядә катнашу каралган. Дискуссия бу көннәрдә Казанда үтә торган Бөтендөнья мирасы Комитетының Яшьләр моделе катнашучылары белән бергә уза.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз