Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Материаль һәм материаль булмаган мирасны кайтару вакыты җитте"
2012 елның 7 июле, шимбә
Бүген Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының Яшьләр моделен уздыру кысаларында "Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында"гы 1972 елгы Конвенцияне куллану механизмнарын яхшырту, Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын үстерүдә һәм танытуда яшьләрнең катнашуы турындагы мәсьәләләр буенча дискуссия булды.
Утырышта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Парижда ЮНЕСКО каршындагы Россиянең даими вәкиле, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты рәисе Элеонора Митрофанова катнашты.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.
"Россия өчен яңа этап башлана - безнең халык күпне күрде, ләкин бөтен җирдә дә булдыра алганчы материаль һәм материаль булмаган мирасны кайтара башларга, аны буыннан-буынга тапшыра торган итәргә кирәк", - диде ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстанның мирасны саклый алуына мисал итеп, Казан Кремлен китерде. Ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Башкала кунаклары инде аны күреп өлгергән.
Алга таба форум кысаларында мәдәни объектларны реставрацияләү һәм саклауга масштаблы мисал сыйфатында кунакларга Болгар һәм Зөя тәкъдим ителәчәк.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты рәисе Элеонора Митрофанова билгләп үтүенчә, Яшьләр моделен булдыру идеясе иң элек Россиядә туган, ә уздыру урыны - Татарстан Республикасы юкка гына сайланмаган. "Татарстан - ул төрле мәдәният һәм диннең бергә яшәү моделе. Шулай ук Татарстан ЮНЕСКО белән төрле мәьәләләр буенча бергә эшли", - дип билгеләде ул.
Элеонора Митрофанова Санкт-Петербургта үткән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 36 сессиясенә нәтиҗәләрне әйтте. Шулай 50дән артык эш документлары нигезендә 241 резолюция кабул ителгән. Бөендөнья мирасы исемлеге 26 яңа объект белән тулыланган. Объектларның гомуми исемлегенә 962 объект кергән.
Исегезгә төшерик, 21 ил вәкиле - бөтендөнья мирасын саклау мәсьәләләре буенча белгечлек алган 20-25 яшьтәге Комитет вәкилләре - профильле югары уку йортлары студентлары, аспирантлары, яшь галимнәр -Казанда 1-9 июльдә үтә торган Халыкара яшьләр форумында катнашучы булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз