Бүген “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit-2019” XI халыкара икътисади саммитының пленар утырышы узды.
Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Федерациясе Федераль Җыены рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, РФ Тышкы эшләр министрыгының мөселман илләре оемшалары белән багланышлар буенча махсус вәкиле Константин Шувалов, Төркиянең Палаталар һәм биржалар берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзен укыды. Дәүләт башлыгы билгеләгәнчә, мөселман илләре - төбәк һәм глобаль дәрәҗәләрдә иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итү шартларында цивилизацияара һәм конфессияара диалогны үстерү эшендә Россиянең даими партнерлары. “Сезгә сәүдә, инвестицион, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук мөһим социаль проблемаларны хәл итү эшен берләштерү мәсьәләләре турында сөйләшәчәксез, - диелгән сәламләү телеграммасында. - Сезнең дискуссияләр эчтәлекле һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм, безгә яңа перспективалы уртак проектларны һәм инициативаларны билгеләргә ярдәм итәчәк һәм, әлбәттә, дәүләтләребез һәм халыкларыбыз арасында ышанычны һәм дуслыкны алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк, дип өметләнәм”.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләгәнчә, быел KazanSummit беренче кат “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә уздырыла. Ул яңа комплекс эшләү, хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләшү өчен җайлы мәйданчык булыр, дигән ышаныч белдерде.
ТР Президенты федераль һәм региональ хакимият органнарына, чит ил партнерларына, дипломатик корпуска, дин әһелләренә, иҗтимагый оешмаларга һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән багланышларга зур игътибар бирә. Аның инициативасы буенча 2005 елда Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды. Быел әлеге халыкара оешма 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.
“Бүген ислам икътисады - дөнья икътисадының аерылмас өлеше. Экспертлар исәпләвенчә, ислам икътисадының гомуми күләме 4,5 триллион доллардан артык. Биш елдан соң бу сан 7 трлн долларга җитәргә тиеш. Ислам финанслары, хәләл секторлар көчле үсә: азык-төлек, туризм, мода, мультимедиа, күңел ачу тармагы, медицина, косметика һәм башка юнәлешләр”, - дип билгеләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан ислам дөньясы белән икътисади элемтәләрне киңәйтү өлкәсендә актив эш алып бара. KazanSummit кысаларында “Russia Halal Expo” һәм “INVEST EXPO” күргәзмәләре, Бөтенроссия индустриаль парклар форумы уза. Саммитның беренче көннәрендә Казан халыкара мөселман киносы фестивале уза. Шулай ук Казан яшь эшкуарлар форумы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары сессиясендә кызыклы дискуссияләр булыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, былтыргы KazanSummit узган көннән Ислам үсеш банкы Төркеме, “Сбербанк”, “Внешэкономбанк”, “Ак Барс банк” белән илдә ислам финанс хезмәт күрсәтүләрен алга этәрү эше актив алып барыла. Ислам финанслары өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләр өйрәнелә, Татарстанда Россия ислам икътисады үзәген булдыру эше, хәләл индустрия һәм хәләл яшәү рәвешен популярлаштыру эше алып барыла.
“Безнең инициатива буенча Росстандарт каршында хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләрен стандартлаштыру буенча Техник комитет оештырылды. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә Россиядә җитештерелгән хәләл продукцияне тәкъдим итү эше бара. Россиядә яңа мөселман телеканалы “Хозур ТВ” оештырылды. Россиягә ислам дөньясы илләреннән туристларны җәлеп итү эше системалы алып барыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме кысаларында алып барыла торган эш турында сөйләде. Узган елда Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Мисыр, Тунис, Казахстан,Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан илләренә визитлар оештырылды. Быел июнь аенда РФ Тышкы эшләр министрлыгында Төркем презентациясе оештырылачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел мөселман илләреннән инвестицияләрне Россия төбәкләренә җәлеп итү эшен, ислам финанслары өлкәсендә кадрлар әзерләү эшен дәвам итәргә кирәк.
Минтимер Шәймиев чыгышында Евгений Примаков тәкъдиме буенча 2006 елда оештырылган “Россия - Ислам дөньясы” төркеме эшен ассызыклады. “Мин аның белән бергә эшләү бәхетенә ирештем, аның белән әлеге төркем рәистәше булдым, мөселман илләре белән таныштым. Мөселман дөньясында алга таба ничек яшәргә, башка конфессияләр белән ничек уртак тел табарга дигән сораулар турында сөйләшә алдык. Бәхеткә каршы, Татарстанда бу тулысынча тормышка аша. Татарстан - күп милләтле республика, биредә һәр дингә, һәм милләткә урын бар. Бу зур казаныш, гаять зур эш. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның әлеге олы эшне дәвам итәргә - “Россия - Ислам дөньясы"”төркемен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка җитәкләүне йөкләү - карары бик дөрес булды. Төркем эше яңа эчтәлек белән тулылана, ислам һәм уртак тел табу мәсьәләләре генә каралмый. Унберенче кат җыелган KazanSummit икътисади мәсьәләләрне дә күтәрә һәм фикер алыш”, - диде ул.
“Мондый диалог, мондый очрашулар, даими эш алып бару, элемтәләр уңай нәтиҗәләр бирә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Безгә алга барырга, тынычлык һәм халыкларыбыз бәхете хакына бер-беребез белән уртак тел табарга кирәк. Безнең бурычыбыз - дөньядагы конфессияара конфликтларга бергәләп каршы тору. Бергә без - көчле!”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.