Минтимер Шәймиев Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Казанда традиция буенча, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулган көнне, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер  Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре Казанның Г.Тукай исемендәге скверда язучының һәйкәленә чәчәкләр салдылар.     

Искә төшерәбез, бүген “Казан Экспо” күргәзмә комплексының Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залында Туган тел көне хөрмәтенә тантана уздырылачак.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International