Минтимер Шәймиев РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты.  Анатолий Серышев Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” XI Халыкара икътисади саммиты чараларында катнашу өчен килде.

Минтимер Шәймиев Анатолий Серышевка “Яңарыш” республика фондының эшчәнлеге турындагы экспозицияне тәкъдим итте һәм “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты турында сөйләде, бу  проектны гамәлгә ашыру быелның гыйнвар аенда төгәлләнде. Ул кунакны шулай ук Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу эшләренең барышы белән дә таныштырды. 

Минтимер Шәймиев Анатолий Серышевка татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында республика һәм ил тормышындагы вакыйгалар хакында да фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International