Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев белән Герман Греф Зөя утрау-шәһәрчегендә булды
2012 елның 17 июле, сишәмбе
Бүген кич ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белән “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.
Минтимер Шәймиев Герман Грефны һәм Саклык банкы Үзәк аппараты вәкилләрен “Татарстан мәдәни мирасы: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә кую вакытында торгызылгын һәм реставрацияләнгән тарихи һәйкәлләр турында сөйләде.
Кунаклар Иоанно-Предтеченский монастыренең Троиц чиркәвен, Константан белән Елена чиркәвен, Успенский соборын һәм Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең Братский корпусын карадылар, Всех Скорбящих Радость соборын реставрацияләү барышы белән таныштылар, “Зөя утрау-шәһәрчеге” музеенда булдылар. Аннары кунаклар “Ат утары”туристлык этнографик комплексында да карады.
М.Шәймиев Г.Грефка Болгар белән Зөядә консервация һәм музейфикация вакытында башкарылырга тиешле археология һәм реставрация эшләре турында сөйләде. Ул Саклык банкы җитәкчесенә “Яңарыш” фондына күрсәткән хәйрия финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Герман Греф Зөя утрау-шәһәрчегендә Фонд эшчәнлеге нәтиҗәләренә югары бәя бирде. Киләчәктә дә Саклык банкы “Яңарыш” фондына ярдәм итәчәк, дип ассызыклады Герман Греф.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз