Минтимер Шәймиев Казанда “Үлемсез полк” акциясендә катнашты

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Бөек Җиңү Көненә багышланган “Үлемсез полк” акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм республика гражданнары катнашты. 

“Үлемсез полк” гадәттәге маршрут буенча узды: Ирек мәйданы - Карл Маркс ур. - Лобачевский ур. - Кремль ур. - Беренче май мәйданы - Меңьеллык мәйданы. 

Рөстәм Миңнеханов абыйсы - Галимҗан Миңнехан улы Миңнеханов портретын тотып барды. Ул фронтка 19 яшендә киткән булган. 359 укчы полкы составында Мәскәү атсындагы кырыс бәрелешләрдә катнашкан, 1941 елның 15 декаберендә каһарманнарча һәлак булган. 

Минтимер Шәймиев атасы Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев портретын тотып барды.1942 елда аны, Мәскәү астындагы бәрелешләрдә авыр җәрәхәтләнүдән соң, комиссиялиләр. Өйгә кайткач, Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы 25 ел дәвамында Актаныш районында колхоз рәисе булып хезмәт итә. 

Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 170 меңләп кеше катнашты. Әлеге акция Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында да узды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International