Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашты

2019 елның 26 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашты.

Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы мәктәптә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Минтимер Шәймиев праймеризның мөһимлеген билгеләде.

“Татарстанда сайлау алды кампаниясе актив башланды, анда катнашырга теләүчеләр аз түгел. Депутат булырга теләүчеләр праймериз барышында күп кенә актуаль мәсьәләләр кузгатты. Бигрәк тә икътисад мәсьәләләре, бизнесның торышы борчый.  Шул ук вакытта үзгәртеп кору елларыннан соң, яңа буын яшьләр үсте.  Шул сәбәпле без республикада полилингваль  белем бирү комплексларын булдыру проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнәбез. Мин депутатлыкка кандидатларга аларның җәмгыятьнең яңа торышына һәм яңа буынга зуррак игътибар бирүен теләр идем. Безгә көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк.  Барлык дәрәҗәдәге булачак депутатлар кешене тәрбияләү турында уйланырга тиеш. Моны реаль эшләр ярдәмендә, законнар кабул итеп эшләү зарур”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International