Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Свияжск Тарих музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде
2012 елның 31 июле, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рсепубликасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски Тарих музееның һәм “Свияжски утрау-шәһәрчеге” сәнгать музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
2011 елның 15 маенда, Комплекс ачылган көнне ТР Мәдәният министрлыгы, “ТАИФ” ААҖ һәм ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды белән объектны музейфикацияләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланган иде.
Бу юнәлештә музей эшенең заманча технологияләрен кулланып даими экспозиция булдырылачак. “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның директоры Артем Силкин киңәшмәдә катнашучыларга Свияжски Тарих музееның даими экспозициясе сәнгать проектын тәкъдим итте.
“Әйбәт” дизайн-студиясе әзерләгән проектта комплексның өч бинасы кергән. Төп бинада Свияжскиның XVI-XIX гасырдагы тарихы экспозициясе булачак. Икенче бинада XVI гасырдан башлап Свияжски төрмәләре, суд системасына багышланган экспозиция урнаштыру планлаштырыла, икенче катта музейга килүчеләр ХХ гасыр репрессияләре тарихы белән таныша алачак. Өченче бинада тәкъдим ителгән экспозицияләр гражданнар сугышы чоры һәм Свияжскиның заманча тарихы турында сөйли.
“ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Малафеев Свияжски Тарих музееның даими экспозициясен булдыру эшләрен финанслау тәртибе турында сөйләде.
Гомумән алганда, “Свияжски Тарих музее” экспозициясе проекты киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан хупланды. Аны “Яңарыш” Фондының Халыкара эксперт советы раслагач, гамәлгә кую буенча эш башланачак.
“Иң мөһиме – корпус объектлары торгызылган һәм хәзер безнең музейларны заманча музейфикация үрнәге итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Башкаларда да Болгарда һәм Свияжскидагы кебек эшләр башкару теләге уянырга тиеш. Бу Татарстанда музей эше үсеш алуын да күрсәтә ала. Хәзер бар эш тә бездән тора. Без борынгы шәһәрләрнең тарихын бөтен дөньяга танытырга тиеш”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев киңәшмә ахырында.
Ул шулай ук Свияжски утрау-шәһәрчеге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә “Свияжски тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы” буларак тәкъдим ителүенә игътибарны юнәлтте.
Проект буенча фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның директоры Артем Силкин, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов, Свияжски авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин катнашты
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз