Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.

Көн тәртибенә барлыгы 28 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 13 республика  законнары проектлары, Дәүләт Советының 3 закон чыгару инициативасы, 4 федераль закон проекты һәм Удмурт Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы.

Утырышта депутатлар Роман Шәйхетдинов кандидатурасын ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерделәр. Ул “Иннополис” проектын алып барачак. Ә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Айрат Хәйруллин җитәкләячәк, моңарчы Әлмәт районы башлыгы булып эшләде. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Роман Шәйхетдиновка һәм Айрат Хәйруллинга яңа эш урыннарында уңышлар теләде. “Цифрлы икътисад -  безнең эшчәнлегебезнең җитди юнәлеше. “Иннополис” проекты лаеклы урынын алырга тиеш”, - диде ул.

Айрат Хәйруллин турында Рөстәм Миңнеханов, билгеләп үткәнчә, ул  “үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте, шулай ук Электрон хөкүмәт мәсьәләләре белән күп шөгыльләнде”.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсе аша юл салу турындагы мәгълүматның дөрес булмавын әйтте.

Быел бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре тәмамлана. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2019 елның 8 сентябренә билгеләнгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International