Минтимер Шәймиев Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар татар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.

Тантанага бик күп талантлы җырчыны хөрмәт итүчеләр, артистлар, җырчылар, музыкантлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре вәкилләре һәм республика җәмәгатьчелеге җыелган иде.

Мемориаль такта Туфан Миңнуллин урамындагы җырчы соңгы елларда яшәгән йортка куелды. Проектның авторы – Казанның яшь cкульпторы Фәнил Вәлиуллин.

Тантананы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Айдар Фәйзерахманов алып барды.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында бөек җырчыны хәрмәтләп килүчеләргә, җырчының исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүче ТР мәдәният министрлыгы, Актаныш районы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың бөтен дөнья буйлап концертларда чыгыш ясап йөрүенә карамастан, лаеклы кызлар – Гүзәл һәм Зөлфияне үстерүен аерым билгеләде. “Әлфия үзенең туган ягын бик яратты, аның җырларында җырланган туган иленә булган тугрылыгы безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Без Әлфия Авзалова турындагы якты истәлекне буыннан буынга җиткерергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Тантаналы чарада шулай ук җырчының кызлары – Гүзәл Авзалова һәм Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР мәдният министры Ирада Әюпова, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, Казан шәһәре муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин, ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International