Минтимер Шәймиев Каенлыкта узган Сабантуй бәйрәмендә булды

2019 елның 23 июне, якшәмбе

Бүген Казанның Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта гадәттәгечә татар халкының Сабантуй бәйрәме узды.

Сабантуй мәйданчыгына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.

Рөстәм Миңнеханов казанлыларны һәм республика кешеләрен Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм бүген Татарстанда Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегация кунакта, дип хәбәр итте. “Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык  принцибында корыла. Татарстан белән Төрекмәнстанны күпьеллык хезмәттәшлек, тарихи һәм тел бергәлеге, мәдәни традицияләр, югары дәрәҗәдәге ышаныч һәм үзара аңлашу берләштерә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.  

“Төрекмәнстан Президентының Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында безнең кунакларның татар халкының милли бәйрәмендә катнашуы сөендерә”, – дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Сабантуй – ул игенчеләр бәйрәме. “Аларның хезмәте – республикабызның үсеше һәм гөрләп алга баруы нигезе. Бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.Ул Россия халыклары мәдәниятләренең бай палитрасында үз чагылышын тапты, халыклар мәдәниятләрен саклау һәм үстерү турында илебез Президенты Владимир Путин даими кайгыртып тора”, – дип ассызыклады ул.

Аннары ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга Владимир Путинның сәламләвен укыды.

Сабантуй мәйданчыгында Татарстан муниципалитетлары үз хуҗалыкларын күрсәттеләр. Дәрәҗәле кунаклар Кукмара районы һәм Төрекмәнстан хуҗалыкларын карадылар.

Бәйрәмне концерт программасы дәвам итте. Татарстанның иҗат коллективларыннан тыш, тамашачылар алдында Төрекмәнстан сәнгать осталары да чыгыш ясады. Беренче тапкыр Сабантуйда “Турецкий хоры” чыгыш ясады һәм татар телендә “Туган тел” җырын башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International