Бүген Лаеш районында Идел буенда иң зур агротехник күргәзмә – “Татарстанда Кыр көне-2019” ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
“Татарстанда Кыр көне” күргәзмәсе – ул кыр шартларында авыл хуҗалыгы продукциясен, товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгында кулланылучы барлык чаралар күрсәтелә: югары уңыш бирүче агрокультуралар сортлары, сыйфатлы ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары, җир эшкәртү һәм терлек азыгы җыю техникасы. Быел күргәзмә эшендә Россиянең һәм Беларусьның 24 төбәгеннән 167 компания катнаша.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында агротехник күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Бу мәйданчыкта үз продукцияләрен һәм технологияләрен бик күп партнерларыбыз тәкъдим итте. Эшлекле программа мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздыруны планлаштыра. Без күргәзмә эшендә агросәнәгать комплексының 3,5 мең белгече катнашыр дип көтәбез”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аның сүзләренчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәменнән башка әлеге проектлар мөмкин булмас иде. “Бүген федераль дәрәҗәдә зур агрохолдингларга, шулай ук кече һәм урта агросәнәгать комплексы предприятиеләренә дә зур ярдәм күрсәтелә. Бу бик җитди ярдәм”.
Иван Лебедев бүген Россия авыл хуҗалыгы тармагы алдында орлыкчылыкны, селекцияне һәм хайваннар генетикасын үстерү һәм агросәнәгать комплексын цифрлаштыру белән бәйле бурычлар тора, дип билгеләде. “Татарстанда авыл хуҗалыгына ярдәм итүнең үз чаралары булдырылган, боларга катлаулы юнәлешләр дә керә: авыл хуҗалыгы машиналары төзү, сөт җитештерү юнәлеше, үсемлекчелек. Мондый мисаллар күбрәк булган саен, без илебезнең авыл хуҗалыгы тармагын активрак үстерә алачакбыз”,- диде ул.
Тәҗрибә участокларын карау барышында Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Дәүләт сорт комиссиясенең сорт участокларына хезмәт күрсәтү өчен 5 комбайнга сертификат тапшырды. Шулай ук кунаклар раритет тракторлар күргәзмәсен карадылар.
“Татарстанда Кыр көне-2019” күргәзмәсе Лаеш районында 2 - 4 июль көннәрендә узачак.