Минитмер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты

2019 елның 12 июле, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Төркия Консулы Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый.

Әхмәт Садыйк Доган -1996 елда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ачылганнан соң, унберенче Генераль Консул.

Төркия Генераль Консулы билгеләгәнчә, аның өчен Татарстанда, Россия Федерациясендә эшләү зур горурлык булган. “Эшләү дәверендә мин Төркия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен барысын да эшләргә тырыштым, барыннан да элек, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләргә һәм мәдәни багланышларга зур әһәмият бирдем”, - диде ул.

Әхмәт Садыйк Доган  Минтимер Шәймиевкә үзенең эшчәнлегенә ярдәм итүе һәм татар һәм төрек халкы арасында мәдәни багланышларны үстерүдә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында соңгы ел ярым эчендә аеруча әһәмиятле уртак вакыйгалар билгеләп үтелде, төрки халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклап калуның, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләренең кайбер проблемаларына кагылдылар.

Минтимер Шәймиев Әхмәт Садыйк Доганга Татарстанда күпкырлы уңышлы эшчәнлеге һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International