Минтимер Шәймиев Чаллыда күчмә киңәшмә уздырды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе , “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев республиканың күп телле белем бирү комплекслары өчен Өстәмә белем бирү үзәге булдыру буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Күп телле белем бирү комплексларын булдыру буенча проектны гамәлгә ашыру республикада агымдагы елның февраль аенда башланды.

Хәзерге вакытта алты комплекс буенча эшләр бара: икесе Казанда, Чаллыды, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада.  Комплексларның шәһәр читендә, ел дәвамында эшли торган Өстәмә белем бирү үзәге булачак. Казандагы ике комплекс өчен Арча районында Өстәмә белем бирү үзәге булдырылачак.

Калган дүрт комплекс өчен Тукай районында, “КАМАЗ” ГАҖ нең “Саулык” сәламәтләндерү комплексы территориясендә Өстәмә белем бирү үзәге булдырылачак, бүгенге киңәшмә шунда узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр лагерьның корпусы һәм корылмаларын карадылар, аның мөмкинлекләре белән таныштылар. Ул тагын бер тапкыр күп телле белем бирү комплексларын булдыру – ул конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләүдә оттырышсыз вариант, дип ассызыклады.

Киңәшмәдә төп игътибар Өстәмә белем бирү үзәген оештыру эшләре концепциясенә бирелде. Аны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәлимов тәкъдим итте.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР экология һәм табигый байлыклар министры  Александр Шадриков, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры урынбасары Александр Ушенин, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар концепцияне хупладылар.

Минтимер Шәймиев беренче чираттагы күп телле белем бирү комплексларын үстерү планын эшләүне тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International