Минтимер Шәймиев Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Казанда “Корстон” КСККда Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чарада катнашучы Татарстанның төзелеш оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш корпусы, төбәктә гамәлгә ашырыла торган бурычларга һәм проектларга карап, якынча 80-90 мең кеше тәшкил итә, дип искә алды.

Узган ел төзелеш-монтаж эшләренең күләме 350 млрд. сум булган, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, республика икътисады үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә. Бу – сәнәгать төзелеше дә, социаль-мәдәният объектларын төзү дә. Бүген Татарстанда социаль-мәдәният объектлары төзелешендә генә дә 40лап программа гамәлгә ашырыла.

Татарстанлылар өчен уңай яшәү шартлары тудыруга юнәлтелгән социаль инфраструктура булдыруда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру зур ярдәм итә.  Беренче чиратта бу – торак төзелеше, җәмәгать киңлекләре булдыру, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү. 

“Республиканың төзелеш комплексы заман таләпләренә туры килергә тиеш, һәм монда бик мөһим тәшкилият өлеше – ул белем бирү программалары, квалификацияле кадрлар әзерләү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төзелеш оешмалары җитәкчеләренә, төзелеш коллективлары вәкилләренә зур рәхмәт белдерде. Ул республиканың төзелеш тармагы хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иминлек, республика өчен югары казанышларга ирешүләрен теләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International