Минтимер Шәймиев беренче күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев, күптән түгел беренче күп телле белем бирү комплексы объектлары белән танышудан күренгәнчә, бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара, дип билгеләде.

Киңәшмә эш барышында килеп туган мәсьәләләрне һәм комплекс объектларын проектлау һәм төзү буенча яңа тәкъдимнәрне карауга багышланган иде.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Бондаренко урамындагы күп телле  белем бирү мәктәбе һәм Бичурин урамындагы билингваль мәктәп төзелешенең барышы турында сөйләде.

ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов киңәшмәдә катнашучыларга  беренче күп телле белем бирү комплексын булдыру процессы турында мәгълүматлар җиткерде.

Ул шулай ук “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексының структурасын тәкъдим итте: 600 кешегә исәпләнгән башлангыч мәктәп (Бичурин урамындагы 165 нче мәктәпнең реконструкцияләнгән бинасы), 800 кешегә исәпләнгән билингваль мәктәп (Бичурин урамындагы 165 нче мәктәпкә өстәмә бина), Бондаренко урамында 1224 кешегә исәпләнгән күп телле мәктәп, шулай ук Бондаренко урамында 240 кешегә исәпләнгән интернат, ТРның Арча районында шәһәрдән читтә өстәмә белем бирү үзәге.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казанның 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, “ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International