Минтимер Шәймиев “Эхо Москвы” баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев  “Эхо Москвы” радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Алексей Венедиктовка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча “Яңарыш” Республика фонды эшчәнлеге турындагы экспозицияне тәкъдим итте, быел февраль аенда тәмамланган “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проекты һәм яңарышның башка объектлары турында сөйләде.

“Эхо Москвы” радиостанциясенең  баш мөхәррире борынгы шәһәрләрне торгызу процессына зур кызыксыну күрсәтте һәм әңгәмә акрынлап Минтимер Шәймиев белән интервьюга әверелде. Алексей Венедиктов киләсе елга Болгарга һәм Зөягә килергә вәгъдә бирде.

Минтимер Шәймиев һәм Алексей Венедиктов шулай ук мәгариф өлкәсендәге кайбер актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Минтимер Шәймиев  “Эхо Москвы” радиостанциясендә  узган елдан бирле бара торган “Татарча сөйләшәбез” тапшыруы өчен баш мөхәрриргә һәм хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International