Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында катнашты

2019 елның 18 октябре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырышның төп темасы 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы хакында фикер алышу булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төп докладны “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин ясады. Өстәмә докладларны “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов ясадылар.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, “республика сәнәгать комплексының тотрыклы эше безгә күп кенә социаль-икътисадый бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Көн тәртибендә – 2024 елга кадәр һәм перспективада 2034 елга кадәр нефть-газ химиясе комплексының чираттагы бишенче программасы проектын карау”.   

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның май указында берничә илкүләм бурыч куелды, моңа икътисадый темпларны тизләтү, чимал булмаган экспортны арттыру һәм безнең икътисадның эре бишлеккә керү бурычы да керә. 

“Бу максатларында ясалган адымнарның берсе – нефть-газ химиясе комплексын үстерү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Нефть-газ химиясе комплексының алдан үсүе химия һәм нефть химиясе продукциясен барлык тармакларда да куллануга бәйле. Аның төп инструментлары – сәнәгать һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт финанславы һәм дәүләт-хосусый партнерлыгы. Бу мәсьәләдә республикада 1999 елдан системалы алым кулланыла”.  

Татарстан Президенты шулай ук билгеләгәнчә, 2015-2019 елларга карата программаны гамәлгә ашыру барышында мотор ягулыкларын, азот ашламаларын, поликарбонат, юу чараларын, синтетик каучукларны һәм шиннарны чыгару артты.     

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ел азагына кадәр Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы 2030 елга кадәр Россия газ- һәм нефть химиясен үстерү планын актуальләштерү эшен алып барырга ниятли.    

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, тулаем куелган максатларга ирешү өчен нефть-газ химиясе комплексына нигезләнүче яңа карарлар һәм продуктлар кирәк. “Ә бу нефть-газ химиясе комплексын динамик үстерүне таләп итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.    

Аннары “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгышында ассызыклаганча, яңа карарлар һәм яңа юнәлешләр 2020-2024 гелларга Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча яңа программасына салынган.

Ул кыскача гына бөтендөнья икътисадын һәм нефть-газ химиясе комплексы тармакларын үстерүнең мөһим тенденцияләре турында да сөйләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International