Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә “2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында”гы закон проекты  булды. Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән бу документ буенча профиль комитетларында, зональ киңәшмәләрдә һәм парламент тыңлаулары кысаларында күп фикер алышулар узды.

2020 елга республика бюджетының кереме 264,8 млрд сум, чыгымнары 267,96 млрд сум планлаштырылган, дефицит – 3,1 млрд сум.

Депутатлар шулай ук беренче укылышта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын карадылар.  2020 елга керем һәм чыгымнар 57,7 млрд сум тәшкил итәчәк.

Беренче укылышта карау өчен Экология кодексы һәм  дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында, Татарстан Республикасы Конституция суды турында һәм җәмәгать судьялары турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларын  тәкъдим иттеләр.

Икенче укылышта депутатлар Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турындагы законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International