Бүген Казанда “Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы узды. Аны “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме һәм ТР Фәннәр академиясе оештырды.
Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Форум “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме формалашуы башлангычында торган язучы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган иде. Аның әсәрләре дөньяның 170 теленә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы 100 миллионнан артык экземплярда басылган.
Форумның төп темасы - “Зур үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният”. Аның эшендә язучылар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, интеллектуаллар катнашты.
Форумны ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов ачты.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
“Безнең өчен Татарстанда язучылар һәм интеллектуаллар форумын уздыру зур горурлык. Айтматов укулары, барыннан да элек, дөньядагы халыклар арасында мәдәниятләр диалогын җайга салучы актуаль бурычлар белән бәйле. Мәдәниятләр диалогы - куәтле, йомшак, бары тик аның аша гына бу каршылыклы дөньяда уртак тел табуга ышаныч күренә. Без глобаль процесслар, техник алгарыш җимешләрен татып, тату яшәү юлларын табарга тиеш”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Форум киң җәмәгатьчелек “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен нигезләүче Евгений Примаковның тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә уза.
Минтимер Шәймиев мәдәниятара диалогның бик мөһим өлеше итеп, Татарстанның мөселман һәм православие мирасын саклау һәм торгызу буенча бай тәҗрибәсен атады: тарихи Кол Шәриф мәчетен төзү һәм Казан Кремлендә Благовещение соборын яңадан булдыру, борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу.
Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бер Указы белән Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын яңадан булдыру мәдәниятара диалогта шулай ук әһәмиятле күренеш, дип атады.
Дәүләт Киңәшчесе Чыңгыз Айтматов белән якыннан аралашуын, аның белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты. “Чыңгыз Айтматов – планета зурлыгындагы кеше. Кайвакыт аның фикерләү киңлекләре акылга сыймаслык булып тоела. Бөтен дөньяга танылган язучы һәм дипломат буларак, Чыңгыз Айтматов чын мәгънәдә дөнья илчесе булды. Ул бүген безне бергә җыйды һәм без киләчәктә аның юлын дәвам итәргә, акрынлап кыенлыкларны җиңеп, үзара аңлашуны эзләргә һәм табарга тиешбез”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.
Ул Кыргызстаннан килгән кунак – “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” вице-президенты Динара Жумабаевага 2000 елда Чыңгыз Айтматов һәм казах шагыйре Олжас Сөләйманов Казанга килгәч өчәү бергә төшкән фотографияне бүләк итте.
“Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” вице-президенты Динара Жумабаева Чыңгыз Айтматовның улы Аскар Айтматовның сәламләү сүзләрен укыды.
Динара Жумабаева Урал монументаль сәнгать үзәге президенты Иван Дубровин белән бергә Минтимер Шәймиевкә Ыссык-Күл форумының истәлекле бүләге - Чыңгыз Айтматов бюстын бүләк итте.
Форумда шулай ук ИРСИКА генераль директоры Халит Ирен, “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең ислам дөньясы белән стратегик диалог фонды башкарма директоры Эльмира Садыкова, Кыргызстан Республикасы Илчелеге киңәшчесе Бубуйара Абдыжапарова,ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, режиссер Григорий Нахапетов чыгыш ясады. Форум кысаларында “Чыңгыз Айтматов - Көннәр һәм гасырлар” документаль фильмы күрсәтелде.