Минтимер Шәймиев: “Безнең күп милләтле илебездә көчле рухи бердәмлек булырга тиеш”

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган традицион тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә уздырыла.

Тантанага татарстанлы Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары чакырылган иде. Шулай ук анда үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның туганнары һәм якыннары, гаилә әгъзалары катнашты.

Ватан Геройларын хөрмәтләү тантанасында Россия Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Геройлары Газинур Хәйруллин, Александр Супонинский, Алексей Кораблев, Россия ветераннар берлегенең Татарстан ветераннар берлеге рәисе Әхәт Юлашев, Социалистик Хезмәт Герое, галим һәм җәмәгать эшлеклесе, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешма рәисе Илдүс Мостюков, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, “ТР муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Югары бүләккә лаек булган татарстанлыларны РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев котлады. Ул барысына да зур рәхмәт белдерде.

“Ватан Геройлары көне оештырылу сәбәпле, безнең республика геройлары белән элемтәдә булу мөмкинлегебез бар. Һәр чорның үз геройлары бар. Россия зур, күп динле, күп милләтле федератив дәүләт, андый дөньяда бүтән юк. Хәзерге алгарыш һәм зур бурычларны хәл итү шартларында, без максатларыбызны ачык күрсәтергә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен хезмәт итәргә тиеш, бу тулысынча дәүләтнең көчен ныгыту өчен башкарылырга тиеш. Аның өчен күп милләтле илебездә көчле рухи бердәмлек булырга тиеш”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Тантанада катнашучыларны шулай ук Ләйлә Фазлыева һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов котлады.

Республиканың сәнгать осталары матур бәйрәм концерты күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International