Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев элеккеге Мәскәү мэры Юрий Лужковның вафатына бәйле федераль һәм республика ММЧ журналистлары белән очрашты.
“Юрий Лужков – патриот, Россиянең тугрылыклы улы һәм бик эшчән кеше иде. Нинди генә тармакта, кем генә булып эшләсә дә, үз эшен яратып һәм зур теләк белән башкарды. Юрий Михайлович гомере буе хезмәт итте, нәрсәгә тотынса да, һәрвакыт уңышка иреште. Ә моның күрсәткече - ул илебезнең зур сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесенә әверелеп, 18 ел Мәскәү мэры булып эшләде. Бу постка өч тапкыр сайланды. Мәскәү халкының 70тән 80%ка кадәре аны хуплый иде. Аңа карата халыкның мәхәббәте шундый булды. Кешеләрне алдап булмый. Аны яраттылар, ул аларны яратты”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
“Юрий Михайлович - нык позиция кешесе. Үзгәртеп кору елларында ил борчылды, реформаторлар үзләренең үсеш юлларын тәкъдим итте. Мондый шартларда аңа иң ышанычлы юлны сайларга туры килде. Сәясәтчеләргә җиңел түгел -алар сайлавыннан күп нәрсә тора, мин әйтер идем, ил язмышы хәл ителә, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Үзгәртеп кору елларында ил тормышын алып бару өчен Юрий Михайлович беренчеләрдән булып сәяси партия төзү өчен чыгыш ясады. Ул вакытта күппартиялелек вакыты җитте, дип бик күп сөйләделәр. Без бу хакта да сөйләштек. Яңа җәмгыять төзегәндә күппартиялелек булырга тиеш, чөнки халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен көрәшергә һәм бер партия кысаларында йомылып калмаска кирәк. Һәм Мәскәү мэры җитәкчелегендә “Ватан” партиясе оештырылды. Моның өчен дә кыю булырга кирәк иде. Евгений Примаков белән киңәшкәннән соң, “Ватан-Бөтен Россия” хәрәкәте барлыкка килде”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
“Ил язмышы хәл ителгән елларда аның хезмәт эшчәнлегенең иң актив өлеше узды. Ул Ватанына тугрылыклы иде. Үз вазыйфасыннан ничек җибәрелүенә карамастан, үз иленнән читкә китмичә, җигелеп эшләвен дәвам итте. Билгеле булганча, Калининград өлкәсендә җир алып, фермер булып хезмәт итте. Ул кем булып эшләсә дә - һәрвакыт тынгысыз, кешеләрне яратучы һәм шуның аркасында уңышка ирешүче иде”.
“Сәяси һәм иҗтимагый тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, без бер-беребезне аңладык. Ул минем 80 яшьлек юбилеема килде. Аңа кадәр бер ел элек мин аның юбилеенда булдым. Дустанә, кешелекле мөнәсәбәтләр белән аралашып яшәдек. Авыр туфрагы җиңел булсын. Минемчә, Юрий Михайлович Лужков – Россия тарихында зур сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, үз Ватанына тугрылыклы кеше”,- дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.