Минтимер Шәймиев Антон Насретдиновның Яңа ел теләген тормышка ашырачак

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы башланыр алдыннан, традиция буенча, Яңа ел алдыннан уздырылучы “Теләкләр чыршысы” акциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, чакырылганнар катнашты.

Алар “Теләкләр чыршысы”нда эленгән берәр шарны сайлап алдылар.

Рөстәм Миңнеханов унбер яшьлек Әмирхан Садыйковның гадәти булмаган теләген – чын вертолетта очуны тормышка ашырачак.

Минтимер Шәймиев ноутбук турында хыялланучы унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның открыткасын алды. Ул акцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм тиздн Антон бүләккә яңа ноутбук алачак,  дип хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин җиде яшьлек Әмир Фәйзерахмановка уенчык поездлы тимер юл  бүләк итәчәк.

Бу акция “Минем белән бергә хыяллан” бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Узган ел бу проектны Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

Быел акция кысаларында 2019 елның 3 декабреннән 2020 елның 29 февраленә кадәр бөтен Россия буйлап әти-әнисез калган, аз керемле гаиләләрнең, сәламәтлекләре чикле  балаларның  2000 теләген тормышка ашыру планлаштырыла. Үзләренең теләкләрен алар 15 декабрьгә кадәр Теләкләр чыршысы.рф.  проекты сайтында калдыра алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International