Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов  катнашты. 

Утырышны Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Утырыш депутатлар Габделхәй Кәримовны һәм Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Дәүләт Советы Президиумы көн тәртибенә  29 мәсьәлә  тәкъдим итте, аларның җидесе –Татарстан Республикасы законнары проекты, 12се – федераль закон проекты. 

Депутатлар тәкъдиме буенча көн тәртибенә тагын ике мәсьәлә кертелде, нәтиҗәдә 46 мәсьәлә булды. 

Утырыш барышында Казан мэры Илсур Метшин  Татарстан башкаласына "Хезмәт даны шәһәре" исемен бирү турында Россия Президентына мөрәҗәгать итүне сорады. 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казан мэры тәкъдимен хупладылар. 

Шулай ук утырышта  ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин чыгыш ясады.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International