Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышыныда катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. “Җиңү Көненә кадәр 79 көн калды. Бөек вакыйгаларга һәм Бөек Ватан сугышы Геройларына багышланган чаралар бөтен районнарда башланды, бөтен министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар да катнаша”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Төп докладны Татарстарн Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шул исәптән 1 мең 195 Бөек Ватан сугышында катнашканнар, 150 “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” знагы белән бүләкләнгәннәр, 156 элек балигъ булмаган концлагерь тоткыннары яши.
Сугыш елларында каһарманлыкларын һәм батырлыкларын күрсәткән өчен, 185 Татарстанда туган кеше Советлар Союзы Герое исем белән бүләкләнгән, алар арасында Столяров Николай Георгиевич бу данлыклы исемгә ике кат лаек булган. Дан Орденнары белән 48 кеше бүләкләнгән. Социалистик Хезмәт Герое исеме белән 24 сугыш чорында хезмәт иткән кеше бүләкләнгән. 166 Советлар Союзы Герое, Дан Орденының ике тулы кавалеры язмышлары да Татарстан җиренә бәйле, моннан алар фронтка киткән, монда укыганнар.
РФ Президенты Указы нигезендә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале тантаналы рәвештә тапшырылачак. Татарстанда әлеге акция башланган инде. Бу эш өчен җаваплылар итеп район һәм шәһәр башлыклары билгеләнгән һәм аны 8 майга кадәр тәмамларга кирәк.
Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, республикада 2020 елда ике әһәмиятле вакыйга – Җиңүгә 75 ел һәм ТАССР 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, торак пунктларны, шул ике мөһим датаны игътибарга алып, бәйрәмчә бизәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны геройлар һәм вакыйгаларны мәңгеләштерү эшләрен тәмамларга өндәде, медальләр тапшыруны югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеген ассызыклады. “Бөек Җиңүгә бәйле түләүләрне вакытында тапшырырга кирәк. Әлеге эшкә игътибарлы булыгыз. Формаль эшләү булырга тиеш түгел”, - дип йомгаклады Татарстан Президенты.