Минтимер Шәймиев Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе,  “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрен музейлаштыру проектына җитәкчелек иткән өчен  мәдәният өлкәсендә 2019 елгы Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды.

Премия шулай ук проект концепциясе авторы, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка һәм проектның эксперт төркеме җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы секретаре Орджоникидзе Григорий Эдуардовичка бирелде.  

Россия Хөкүмәте премияләрен бирү турында боерыкны РФ Хөкүмәте рәисе  Михаил Мишустин имзалады.

“Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрен музейлаштыру проекты өчен премиягә проект җитәкчесе, “Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Попечительлек советы рәисе Шәймиев Минтимер Шәрип улы, проект концепциясе авторы, “Казан (Идел буе) федераль университеты”  федераль дәүләт автономияле югары белем бирү учреждениесе ректоры Гафуров Илшат Рәфкать улы, проектның эксперт төркеме җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы секретаре Орджоникидзе Григорий Эдуардович лаек булды”, диелә боерык текстында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International