Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм чакырылганнар катнашты. 

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. 

Көн тәртибендә 23 мәсьәлә билгеләнгән иде. Аерым алганда, депутатлар Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрне карады.

Утырыш барышында депутатларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләгәнчә, РФ Конституциясе СССР таркалуга бәйле катлаулы чорда кабул ителде, ләкин ул илдә сәяси һәм социаль-икътисадый тотрыклылыкка нигез салды. “Конституциягә ихтыяҗ булган төзәтмәләр кертелә. Төзәтмәләр кертеп һәм аларны хуплап, без, әлбәттә, күп милләтле һәм күп конфессияле Россия Федерациясен исәпкә алып, төзәтмәләрнең яхшырак эшләве турында уйларга тиеш”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. 

ТР Дәүләт Киңәшчесе Россиянең күп милләтле ил булуын һәм уртак тел табу катлаулы икәнен илгеләде. “Юл авыр. Бу гади ил түгел. Мин һәрвакыт әйтеп килдем, бу дөньяда иң катлаулы федерация. Күп милләтле, күп конфессияле. Һәр адымны яхшылап уйлап ясарга кирәк. Әмма хәзер тәкъдим ителә торган төзәтмәләрсез мөмкин түгел”, - диде Минтимер Шәймиев. 

ТР Дәүләт Советы депутатлары Россия Президентына РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында закон кабул итүгә бәйле мөрәҗәгать әзерләделәр. Минтимер Шәймиев әлеге мөрәҗәгатьтә туган телләрне саклау һәм мәгариф системасын үстерү мәсьәләсен чагылдырырга һәм  шулай ук ул ТР Дәүләт Советы каршында туган телне саклау буенча махсус комиссия булдырырга тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев белән ризалашты һәм туган телне өйрәнүдә эш системалырак булырга тиешлеген билгеләде. “Бу күптән борчыган тема, ул Дәүләт Башлыгына мөрәҗәгать итүгә лаеклы. Бу барысы да Конституция һәм федераль закон кысаларында. Ышанам, без бу эшне башкарачакбыз. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне кабул итүләрен сорыйм”, - дип өстде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук туган тел комиссиясен булдыру мәсьәләсендә Минтимер Шәймиевны хуплады һәм комиссияне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка җитәкләргә тәкъдим итте. 

Аннары депутатлар РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында законны хупладылар һәм Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатьне дә кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International